Түбән Каманың вакуумлы яшелчә продукциясен Россиянең башка шәһәрләренә илтеп булачак
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). «Нижнекамский» кулланучылар кооперативы зур йөк автомобильле булды. «Татпотребсоюз» программасы 3 млн сумнан артык бәягә «ГАЗон Некст» сатып алырга ярдәм иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Субсидияләү шартлары нигезендә, кооператив бәянең 40 процентын түләгән, калганын дәүләт ярдәме кысаларында бүлеп биргәннәр. «Без хәзер яшелчәләрне, бәлки итне дә үзебез ташый алабыз. Элек продукция ташучыларны ялларга туры килә иде, хәзер акчаны янга калдыра алабыз», — дип сөйләде безгә кулланучылар кооперативы башлыгы Илдар Эгамбердиев. Исегезгә төшерик, кулланучылар кооперативы Түбән Кама белем бирү учреждениеләренең бер өлешен чистартылган һәм вакуумлы яшелчәләр, шулай ук ит белән тәэмин итә. Быел халыктан чимал җыю алып барыла, Көзгә чимал белән тәэмин итү күләмен ике тапкыр арттыру планлаштырыла.