Алабуга районында өлкән кешеләр янә диспансеризация уза башланды
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә китерү эшен яңадан башлап җибәрде. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.
Чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Өлкән яшьтәге кешеләрне поликлиникага китерү 21 марттан алып коронавирус пандемиясе аркасында туктатылды.
Профилактик медосмотр һәм диспансеризация үткәрү өчен сентябрьдә хастаханәгә 18 авылдан 280 граждан китереләчәк. Беренчеләрдән булып Лекарево һәм Колосовка авылларында яшәүчеләр тикшеренү узды.