Тележурналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Тележурналит Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу иртәгә, 9 сентябрьдә, Ямашев проспектындагы 52 йортның 38 фатирында булачак. Бу хакта аның хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Гөлнара Зиннәтуллина туган ягында — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнәчәк.
9 ел яман шеш авыруыннан интеккән журналист бүген, кисәк хәле авыраеп, үз өендә вафат булды, дип хәбәр иткән иде Илфат Фәйзрахманов .