Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады. «Татарстанның атказанган артисты Фазыл Насыйбуллинның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 44 яшь иде. Өч бала атасы», — диде театрның мәгълүмат үзәге. Фазыл Насыйбуллинның соңгы рольләре — үткән сезон премьералары «Микулай». «Көзге сере» һәм август аенда гына чыгарылган «Кайда минем илем?» спектакльләрендә. Театрдан Татарстанның халык артисты Рамил Минханов киткәч аның рольләре дә Фазыл Насыйбуллинга тапшырылган булган.