Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курсның программасы Казан ислам университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла, уку һәр яңа төркем өчен унар көн дәвам итә.
Беренче булып укуларга Лаеш һәм Буа районнары имамнары җыелды. 2020-2021 уку елы ахырына кадәр курсларны барлыгы республикабызның 400 имамы килеп узачак.
Дәресләрне Казан Ислам университеты мөгәллимнәре алып барачак. Курслар тәмамлангач, имамнарга квалификация үстерү турында таныклык тапшырылачак.