Яшел Үзән мәктәпләре һаваны зарарсызландыру җайланмалары белән тәэмин ителәчәк
(Яшел Үзән, 8 сентябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән мәктәпләре һаваны зарарсызландыру җайланмалары белән тәэмин ителәчәк. Аны бинаның һәр катына, шулай ук, ашханәләрдә һәм актлар залларында куелачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге җайланмалар йогышлы авыруларны мөмкин кадәр киметү өчен һаваны вируслардан һәм 90 процент бактерияләрдән чистартырга ярдәм итәчәк.