«100% Татарстан» мәйданчыгында медицина һәм биотехнологияләр турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «100% Татарстан» мәйданчыгында медицина һәм биотехнологияләр мәсьәләләренә багышланган онлайн-лекцияләр, интервьюлар һәм дискуссияләр узачак. Экспертлар Татарстанның бүгенге медицинасы, республикада онкология авыруларына, паллиатив ярдәм, йогышлы авыруларны профилактикалау һәм башка темалар турында фикер алышачак. Моннан тыш, республика медучреждениеләре һәм институтлары: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының РКИХ, КФУның Университет клиникасы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология Институты буенча онлайн-дискуссияләр булачак. «Төп спикерлар — сәламәтлек саклау тармагының әйдәп баручы белгечләре — Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов һәм башкалар», — диелә хәбәрдә. Чаралар 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «100% Татарстан" — гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштергән интеллектуаль мәйданчык. Аның эше 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараларда катнашырга теләүчеләр сылтама аша кушыла ала - https://100tatarstan.com/