Казанда пенсионер банк хезмәткәре дип атаган мошенникларга өч миллион акча күчергән
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда пенсионер үзен банк хезмәткәре дип атаган мошенникка өч миллион акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Август азагында 74 яшьлек ир-атка билгесез ир шалтырата һәм үзен банкларның берсендә куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. «Банк хезмәткәре» барлык акчаларны резерв счетларына һәм карталарына күчерергә тәкъдим итә. Ул пенсионерга шик тумасын өчен аның исемен һәм паспорт мәгълүматларын атаган. Өлкән ир-ат мошенник күрсәткән барлык инструкцияләрне дә үти. Шуннан соң билгесез зат 4 сентябрьдә пенсионер янына курьер киләчәк һәм акча күчерелгән банк карталарын алып килә, дип вәгъдә иткән. Билгеләнгән көнне берәү дә килми, өлкән яшьтәге ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында әгәр сезгә билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип атый һәм сезнең картадан шикле рәвештә акча күчерелгән,дип әйтә икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәклеген кисәтә. Мошенник турында банкның контакт үзәгенә хәбәр итәргә кирәк. Алдау корбаны була калган очракта, 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net