Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Курган өлкәсендә «Ел гаиләсе-2020» бөтенроссия конкурсында татар гаиләсе җиңүче булды

0

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елда «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсының оештыру комитетына төбәк этапларында җиңгән 342 гаилә тәкъдим ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыру комитеты карары белән 89 гаиләне үз эченә алган бөтенроссия конкурсында җиңүче гаиләләр исемлеге расланган. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләр портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында актив катнашуларын бәяләгән.

«Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсы 2020 елда бишенче тапкыр үткәрелә. Аның оештыручылары булып авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды һәм Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тора.

«Ел гаиләсе» конкурсы Россиянең иң яхшы гаиләләрен берләштерә торган масштаблы вакыйга гына түгел, ә социаль җаваплы гаиләләрнең гаиләгә һәм ата-анага ярдәм итү өчен иҗтимагый хәрәкәтен формалаштыруга этәргеч булды. Конкурс «Минем гаиләм – минем Россия» шигаре белән биш номинациядә уза: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә».

Конкурс нәтиҗәләре буенча Курган өлкәсенең Шадринск шәһәреннән Вахитовлар гаиләсе («Дуслык» балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбенең актив катнашучылары) «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңүче булды һәм «Ел гаиләсе. Россия 2020» Мактаулы китабына кертү өчен тәкъдим ителде.

Вахитовлар гаиләсе жюрига үзенең төп гаилә традицияләре турында сөйләде, күпсанлы казанышлары һәм бүләкләре белән уртаклашты. Радик һәм Альбина үз үрнәгендә балаларда өлкән буынга ихтирам, татар халкының гореф-гадәтләренә, милли дини йолаларына, бәйрәмнәргә хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен тырыша, диелгән хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net