Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар
(Чирмешән, 6 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар. Быел биредә 210 егет һәм кыз укыячак, шуларның 75се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Узган елны гына капиталь ремонт үткәрелгән техникум бинасында студент, педагог һәм мастерлар өчен уңай шартлар булдырылган, кабинетларда һәм остаханәләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган. «Студентларга 13 укытучы һәм 6 мастер белем бирәчәк. Бүген әле кайбер студентлар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик үтүләрен дәвам итәләр, ләкин күпчелек өчен уку процессы башланды инде. Укулар, башка мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бездә дә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрдән чыгып оештырылачак».— ди техникум директоры Владимир Островский.