Илһам Шакировка туган авылында бюст ачылачак
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Илһам Шакировның туган ягы — Сарман районы (хәзер Тукай районы) Яңа Бүләк авылында бюст ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова хәбәр итте.
«Туган авылында музей бар. Музей каршысында 9 сентябрьдә бюст ачабыз. Бюстны Санкт-Петербургта сынчы Абдуллина Венера Зәвиевна ясады», — диде ул.
Бюст ачылышы сәгать 16.00 га билгеләнгән.
«Безнең тормышта Илһам абыйның роле зур булды. Без аның белән гомеребез буе горурланып яшибез. Илһам абый исемендәге шушы премия булуга бик куандык. Беренчедән, татар җырын поропагандалау буенча эш, икенчедән, бу Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү буенча олы эш. Илһам абыйны никадәр күбрәк искә алсак, яшьләр, киләчәк буыннар йөрәгендә калачак дип уйлыйм», — диде Руфия Зарипова.