Үзбәкстан татарлары ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан музыкаль котлау яздырган
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан татарлары ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан музыкаль котлау яздырган. Сюжетны 30 августта ТНВ-Планета телеканалы күрсәтте. «Туган җирем, минем Татарстан!» җырын Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисткасы Феруза Халдарова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Мәннәпова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйззәтуллина башкара.