TikTok челтәрендә «Татмедиа» сәхифәсендә Сергей Безруков татар телендә сөйләшә
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия актеры һәм җырчы Сергей Безруков TikTok челтәрендә «Татмедиа» сәхифәсендә татар телендә сөйләшеп күрсәтте. Бу роликны бер ай эчендә ярты миллион тапкыр караганнар.
«Без „Интервью без галстука“ тапшыруының бер чыгарылышында Безруковның театрдагы тәҗрибәсе һәм 17 яшендә Табаков спектаклендә карт урам себерүче ролен уйнавы турында сөйләгәнен искә төшердек. Шунда актер, карт кешенең роленә керә алмыйча, татар кешесен уйнарга булды. Моның өчен ул татар сүзләрен һәм дога өйрәнгән», — диде «ТАТМЕДИА» АҖнең ММЧ департаменты җитәкчесе Арсений Соколов.
Аның сүзләренчә, беренче көнне видео, күп каралганнар рәтенә кереп, 60 меңнән күбрәк карау җыйган. Аннан соң видео күп каралганнар рәтендә була һәм беренче атна эчендә 300 мең карау җыя. Хәзер видео әкрен генә танылып килә.
«Без уңышны, беренче чиратта, Безруковның танылган кеше булуы һәм контраст белән бәйлибез — танылган актерның татарча сөйләшүен сирәк күреп була», — ди Соколов.
Видеода Безруков: «Мин татар сөйләшәм. Мин татар булам. Ләә иләһә илләллаһу Мөхәммәд расулуллаһ. «Ух, хайван». «Туган як, туган як», — ди.
Ай дәвамында «Татмедиа»ның TikTok челтәрендәге сәхифәсенә 5 меңнән артык кеше язылды. Матбугат хезмәте вәкиле сүзләренчә, күп очракта активлыкка контентның татар колориты ярдәм итә.
Исегезгә төшерик, 30 августта «Казан» гаилә үзәге янында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган концерт узды. Казанлыларны россия эстрадасының популяр артистлары, шул исәптән «Крестный папа» төркеме белән Сергей Безруков та котлаган иде.