Татарстан сайлаучыларының 80 проценттан артыгы Президент сайлавына килергә әзер
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республика халкының 83 проценты Татарстан Президентын сайлауга килергә әзер. Бу хакта агымдагы елның августында «Җәмәгатьчелек фикере — Татарстан» фонды уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.
Респондентларның якынча 13 проценты үзләренең сайлауда катнашмавы турында белдергән, 4 проценттан артыграк өлеше җавап бирергә кыенсынган. Белгечләр фикеренчә, тавыш бирергә әзер булучыларның күп булуы президент сайлау кампаниясен һәм муниципаль сайлауларны берләштерүгә ярдәм итә.
Үз фикерен белдерергә һәм сайлауда катнашырга әзер булган якынча 81 процент респондент Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә ниятли. Хәзерге Татарстан Президентының электораль позицияләрен ныгытуга Россия Президенты Владимир Путинның хуплавы да ярдәм итте. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар үткәрү һәм күп кенә социаль әһәмияткә ия объектларны ачу да йогынты ясады, ди аналитиклар.
Республика халкының дүрттән өч өлеше соңгы елларда Татарстандагы уңай үзгәрешләрне Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеге белән бәйли.