Миңнеханов туфракны известьлау чыгымнарын каплау күләмен сакларга тәкъдим итте
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әче туфракны известьлауга киткән чыгымны каплау күләмен саклап калырга тәкъдим итте. Республика җитәкчесе шундый үтенеч белән видеоэлемтә режимында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка мөрәҗәгать итте. «2021 елдан известьлау программасы буенча чыгымнарны каплау 90 проценттан 30 процентка кадәр киметеләчәк. Бу известьлау күләме киметелүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә чыгымнарны каплау күләмен саклап калуны сорыйм», — диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, ел саен минераль ашламалар сатып алуга республика бюджетыннан 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә. «Бу бер гектарга кимендә 70 кг ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Агымдагы ел әлеге чараның нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслады. Бүгенгесе көнгә бер гектардан 35 центнер уңыш алынган. Татарстан бюджеты хисабына ел саен 60 мең гектарга известь кертелә. Федераль программа кысаларында бу мәйданны агымдагы елда — 80 мең гектарга, ә 2025 елга — 105 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Дмитрий Патрушев сүзләренчә, башта известьлау программасына бөтенләй башка күләмдә акча бирелгән. «Кызганычка, барлык төбәкләр дә шулай ук сыйфатлы эшләмәде һәм акчаны тиешенчә кулланмады. Известьлау өчен бирелгән акчаның 45 проценты тотылган. Һәм бу бөтенләй сездәге кебек түгел. Әмма башка төбәкләр дә тартылса, без, әлбәттә, известьлауга өстәмә акча бүлеп бирергә әзер. Без бу уңышны арттыру өчен бик мөһим механизм булуын аңлыйбыз. Безне ишетерләр һәм бу юнәлеш буенча финанслау тиешле дәрәҗәгә җиткереләчәк дип ышанам», — диде Россия авыл хуҗалыгы министры. Татарстанда сөрелгән җирнең 43 процентын әче туфрак тәшкил итә.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net