Татарстанда алданган өлешчеләрнең 80 проценты якын арада фатирлы булыр дип көтелә
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республикадагы 1971 алданган өлешченең 80 проценты быел өченче квартал азагына фатир алачак. Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фондының башкаручы директоры Иван Новиков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә «икенче дулкын»ның проблемалы объектлары файдалануга тапшырылачагын әйтте. Казанда алданган өлешчеләр өчен 7 йорт төзелешенә быел 9 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның өчтән бере республика бюджетыннан күчерелгән. Читать дальше...