123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 01.07.2021

Актанышта сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 1 июль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). 1 июльдә, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә Актаныш районында яшәүче Чечня, Кавказ, Абхазия сугышларында катнашкан ветераннар Җиңү паркына җыелды. Сугышта һәлак булган, кайтып тыныч тормышта вафат булган солдатларны искә алу чарасы оештырылды. Актаныш районында туып-үскән 128 егет Төньяк Кавказ төбәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Иске Сәфәр авылыннан Рәмзил Заһитов белән Тыңламастан Илнур Нургалиев яу кырында батырларча һәлак була... Читать дальше...

Баш эпидемиолог: Татарстан коронавирусның өченче дулкыны бусагасында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту көтелә. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. «Хәзер без өченче дулкын бусагасында, авырулар саны арту дулкынында торабыз», — диде лектор. Лопушов сүзләренә караганда, бу сикереш Россиядә Covid-19 авырулары графигында сизелә, аны булдырмый калып булмаячак инде.

Татарстан Язучылар берлеге «Әдәби көрәш»кә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге 1 июль көнне #әдәбикөрәш бәйгесе башлап җибәрде. Ул ике этаптан тора. Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, I этап - онлайн форматта 1-7 июль көннәрне үткәрелә. 8 июль көнне ТР Язучылар берлеге бинасында жюри онлайн «әдәби көрәшчеләр» арасыннан, катнашучылар күплегенә карап, 24 яисә 48 финалистны ачыклый. 9-11 июль көннәрне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында әдәби көрәшнең финалистлары исемлеге урнаштырылачак. Читать дальше...



Татарстанда көчле җил һәм яшенле, бозлы яңгырлар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда яңадан яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Һава торышы төнге һәм көндезге сәгатьләрдә бозылыр дип көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы 15-20 градус, көндез 24-29 градустан да артмас дип фаразлана.

Песошин Родион Карповны Татарстан сәнәгать министры урынбасары итеп билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенең элеккеге җитәкче вазифасын башкаручы Родион Карпов Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. «Карпов Родион Михайловичны 2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелә документта. Читать дальше...

Яшел Үзән районындагы авыл мәктәпләренең берсендә унбер беренче сыйныф булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).ТР Яшел Үзән районы авыл мәктәпләренең берсендә 11 беренче сыйныф җыялар — бу республиканың авыл мәгариф учреждениеләре арасында рекорд. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев кичә ТР мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән 1940 гариза бирелгән, яңа уку елында беренче сыйныфка муниципалитетның ике меңнән артык баласы барачак. Читать дальше...

Башкортстаннан килә торган машина белән авариядә өч олы кеше һәм бала имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Башкортстан номерлары куелган Hyundai машинасы Татарстанда юл кырыена төшеп киткән, басудан берничә метр барып, түбәсенә капланган. Шаһитлар сөйләвенчә, авария бүген республиканың Әлмәт районында төнге сәгать дүртләр тирәсендә булган. «Һәлакәт урыныннан табиблар дүрт зыян күрүчене — ике ир-атны, хатын-кызны һәм җиде яшьлек баланы алып китте. Барысының да башына зыян килгән. Хатын-кыз аркасындагы көчле авыртуларга зарланды», — диделәр авария шаһитлары.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»).   Соңгы тәүлектә Татарстанда 1938, 1940 һәм 1956 елларда туган өч хатын-кыз коронавирус корбаны булган. Шулай итеп, республикада пандемия вакытында вирус аркасында 543 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип сөйләделәр республика ведомствосында. Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясе республиканың 38 кешесендә ачыкланган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда... Читать дальше...



Яңгыр сулары баскан Казан урамнарының фотолары социаль челтәрләрдә таралды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанда көтеп алган яңгыр яуды. Көчле яңгыр кичке алтыларда башланды һәм 20 минуттан соң башкаланың күп кенә урамнарын су басты. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар су баскан юлларның фотосурәтләре һәм видеоязмалары белән уртаклаша. Сул Болак, Петербург һәм Университет урамнарын су баскан. Көчле яңгыр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында да булган. Шул ук вакытта Казанның Совет районында әлегә кадәр бер тамчы яңгыр да юк, дип хәбәр итәләр. Яңгыр яву сәбәпле... Читать дальше...

Татарстанда җәйге лагерьда 9 яшьлек бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда балалар лагерында ял итүче 9 яшьлек малай бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәл «Киләчәк инженерлары+» балалар лагерында булган. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, бинаның бишенче катындагы уен вакытында 9 яшьлек малай москит челтәренә таянган һәм тәрәзәдән егылып төшкән. Төрле җәрәхәтләр алган баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. «Вакыйга урынында Лаеш районы прокуроры вазифаларын башкаручы Денис Суглов булды. Читать дальше...

Әлбир Крганов: Фәрит Гыйбатдинов егетләр һәм кызларны лидерлыкка өйрәтеп калдырды

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов фикеренчә, Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов үзеннән соң күп кенә егет-кызларны лидерлыкка өйрәтеп калдырган. «Күп кешеләр лидер дигән сүзне ярата. Лидер исеменә үзеннән соң лидерларны калдыра торган кешене атый алабыз. Фәрит абый — шуларның берсе иде», — диде ул Фәрит Гыйбатдиновны искә алу кичәсендә. Читать дальше...

Татарстанда ачык һавада чаралар үткәрү тыелмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Егор Никитин).Татарстанда ачык һавада массакүләм чаралар рөхсәт ителгән, әмма аларны оештыручылар ковидка каршы катгый куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта брифингта журналистларга ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Безнең республикада ачык һавада чаралар үткәрү тыелмый. Әмма моны санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәп эшләргә кирәк», — диде Галимова. Ул илдә һәр төбәкнең конкрет эпидемиологик хәлне исәпкә... Читать дальше...

Мәскәүдә профессор Марат Ибраһимов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 29 июньдә Мәскәүдә 93 яшендә техник фәннәр докторы, профессор, Сәнәгать экологиясе академиясе президенты Марат Хаҗи-Гали улы Ибраһимов вафат булды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, профессор Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме 2 июльдә (җомга көнне) 9.00 сәгатьтә шәһәрнең С. П.Боткин исемендәге клиник хастаханәсендә (2нче Боткин проезды, 5, корп. 33, Хушлашу залы) була. Марат Хаҗи-Гали улы Ибраһимов 1928 елның 23 августында Мәскәүдә туган. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Коммунистлар партиясенең йөз еллыгы уңаеннан котлау юллады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Коммунистлар партиясенең йөз еллыгы уңаеннан партия Үзәк комитетының халыкара бүлеге мөдире Сун Тао адресына котлау юллады. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Бүген Кытай Коммунистлар партиясе — дөньякүләм зур сәяси көч, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең төп социаль үзгәрешләрен уздыруда, кешелек тарихында моңарчы булмаган икътисади уңышларга ирешүдә... Читать дальше...

Филология институтына чит төбәкләрдән укырга килүче татар студентлары саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә чит төбәкләрдән укырга килүче студентлар саны кимегән «Башка юнәлешләр белән чагыштырганда, бездә конкурс зур булмый. Узган елда бер урында ике кеше юк иде. Башка юнәлешләргә студентлар бөтен Россиядән җыела, Соңгы елларда татар юнәлешләренә чит төбәкләрдән килүчеләр саны кимеде. Безгә Башкортстан, Чувашия, Пермь өлкәсеннән киләләр. Читать дальше...

Чаллыда пластик калдыклар яна, һавада кара төтен таралды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллы сәнәгать зонасы өстендә барлыкка килгән кара төтен баганасының фото һәм видеосы таралды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бүген 15 сәгать 45 минутта 101нче янгын сагы номерына Резерв юлда янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр. Чакыру буенча килгән беренче янгын бүлеге хезмәткәрләре «Полимер кварц» шәхси компаниясенең ачык мәйданчыгында пластик калдыклар януын ачыклаган. Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Балага татар телен өйрәтүне мәктәпкә генә йөкләргә кирәкми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ата-аналар балаларына татар телен өйрәтү бурычын мәктәпкә генә йөкләргә тиеш түгел дип саный. «Гаиләдә булган башлангычны мәктәп, ә мәктәптә укыганны ата-ана үстерсә, уңышка ирешәчәкбез. Мәктәптә татарча сөйләшеп, өйгә кайткач русчага күчкән бала татар телен кайдан белергә тиеш? Шуңа күрә монда төп рольне гаилә уйный. Ул — шул ата-ананың баласы, әти-әни баласы өчен үзе җавап бирергә тиеш. Мәктәп аңа өстәмә рәвештә ярдәм итә. Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне өйрәнү буенча «юл картасы» һәр төбәктә булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе туган телләрне өйрәнү буенча «юл карталары» илнең һәр төбәгендә булырга тиеш дип саный. «Кайда яшәвенә карамастан, һәрбер баланың туган телен өйрәнергә хокукы бар. Дәүләт шул шартларны тудырырга тиеш. Мәктәп булмаса, төрле сайтлар, интернет аша укытырга була. Нинди мәктәпләр, сыйныфлар ачуыбыз, телне ничек саклавыбыз — барысы да „юл картасы“нда чагылырга тиеш. Алар һәр регионда буенча булырга тиеш»... Читать дальше...

Владимир Жаворонков аллергияле кешеләр өчен вакцинация процессы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Аллергиядән интегүче кешеләргә коронавирустан прививка ясатыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Бу хакта вакцинация мәсьәләләренә багышланган Туры элемтә вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде. Министр урынбасары аллергия белән интегүчеләр өчен вакцинация процессының ничек узуы турында аңлатты. Кеше прививка ясатырга килгәч, аннан беренче чиратта сәламәтлек... Читать дальше...


Музыкальные новости
Джастин Бибер

Джастин Бибер раскачивал тапочки в суши-парке, и это атмосфера 4/20





Персональные новости
Выставка

Выставка достижений народного хозяйства (ВДНХ) отпраздновала “День Космонавтики”





Ютазы районы юлында йөк машинасы янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук).   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген 12 сәгать 39 минутта 101нче янгын сагы номерына шалтыратып, Ютазы - Кәрәкәшле автомобиль юлының икенче чакрымында йөк машинасы януын әйткәннәр. Янгын сүндерүчеләр җиде минутлап ут белән көрәшкән. Нәтиҗәдә, ут 15 квадрат метр мәйданлы «КАМАЗ» машинасын юк иткән. Янгынның транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Фәрит Гыйбатдиновның кызы Рәзинә: Әтинең китүен авыр кичердек

Tatar-inform.tatar 

(Чувашия, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның кызы Рәзинә әтиләренең вафатын авыр кичерүләре турында әйтте. «Беренче тапкыр барлык бәйрәмнәр әтисез үтте. Бөтен эшне бергәләп эшләргә өйрәтте әти, ул безгә бик яхшы тәрбия бирде. Гореф-гадәтләрне кечкенәдән үк сеңдерде. Без гаиләдә татарча сөйләштек, ул оныкларының да татарча сөйләшүенә сөенә иде», — диде кызы Рәзинә «Татар-информ» хәбәрчесенә. Фәрит Гыйбатдиновны искә алу аның каберенә зыярәт кылудан башланды.

Спорт в России и мире
Москва

В Москве на пяти площадках 20 апреля пройдут праздники проекта "Мой спортивный район"


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Рыбакина призналась, что её жизнь сильно изменилась после победы на Уимблдоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Шашлыки и дача отменяются: аномальная погода на майские праздники в Москве, Питере и регионах





Путин в России и мире
Москва

Первый пуск «Ангары-А5М» с Восточного запланирован в 2027 году


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Серов

Зрители опровергли массовый уход с концерта Александра Серова в Угличе



Москва

Частный дом внутри многоквартирного: в жилом районе ÁLIA появится новый формат жилья

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net