123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 28.07.2021

Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуны уздыру өчен 41 район комиссиясе булдырылды. Татарстанда барлыгы 594тән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, 2530 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшкуарлар, 1383 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук 420,9 мең хуҗалык — авыл торак пунктлары гражданнарының шәхси һ.б. хуҗалыклары исәпкә алыначак. Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуның төп максатларыннан берсе — авыл хуҗалыгында булган... Читать дальше...

Роспотребнадзор ун төбәктә коронавирус белән авыручылар саны кимүе турында хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россиянең ун төбәгендә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар кими, тагын 14 төбәктә вәзгыять тотрыклана. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, Россиядә якынча 20 млн кеше «Спутник V» препараты белән коронавирустан вакцинациянең тулы циклын узган инде. Моннан тыш, якынча 1 млн кеше «ЭпиВакКорона»ны сайлаган һәм якынча 300 мең граждан «КовиВак» белән вакцинацияләнгән. Читать дальше...



Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр ведомствода. Covid-19 дан 1941, 1950 һәм 1955 елларда туган ир-атлар һәм 1932 елда туган ике хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Читать дальше...

Татарстанда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттыру планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең азык-төлек блогы хезмәткәрләренең хезмәт хакына йогынты ясарга уйлый.  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова сөйләде. «Хәзерге вакытта бу мәсьәлә ведомствоның аерым контролендә тора», — диде докладчы. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit-2021нең беренче көненә багышланган ролик урнаштырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда үзенең аккаунтында KazanSummit-2021 форумының беренче көненә багышланган ролик урнаштырды. Роликта ТР Президенты катнашында узган икътисади форумның кайбер мизгелләре тәкъдим ителә.

Татарстан мәктәпләрендә шикәр авырулы балалар өчен аерым меню булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә махсуслаштырылган туклануга мохтаҗ балалар өчен ике атналык аерым меню булачак.  Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова хәбәр итте. «Аерым меню „Шикәр авыруы“ һәм „Целиакия“ (целиакия ... Читать дальше...

Яңа-Савин районында сәүдә павильонының түбәсе янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Меридиан урамындагы сәүдә павильоны яна. Янгын турында хәбәр бүген 19.38 сәгатьтә килде. 19.40 сәгатьтә 40 кв. метр мәйданда чыккан янгын сүндерелгән. Беркем дә зыян күрмәгән.



Лаеш районында юл кырыена төшеп киткән кроссоверда бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Лаеш районы Имәнкискә авылында Renault кроссоверы юл кырыена төшеп киткән. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә өч кеше имгәнгән. «Һәлакәт урынында хатын-кыз үлгән. Тагын өч имгәнгән кешене ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр», — дип сөйләде шаһитлар.

Миңнеханов Кыргызстан белән икътисади элемтәләрне киңәйтү кирәклеге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашуда сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү кирәклеген әйтте. 2020 елда алар арасында товар әйләнеше 41 млн доллардан арткан. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әңгәмә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисади саммиты кырларында узды. Татарстан Президенты уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше... Читать дальше...

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм дүрт кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бүген, көндезге сәгать өч тирәсендә республиканың Арча районы Казан-Малмыж юлында авария булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобилендә биш кеше булган. Ашыгыч ярдәм машинасы 4 кешене хастаханәгә алып киткән. 50 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән.

Миңнеханов: «Без Татарстанда Төркия бизнесы проектларын киңәйтү яклы»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия палаталар һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарджыклыоглу белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисади саммиты кысаларында узды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер ай элек Татарстан делегациясе Төркиядә булды. «Узган очрашулар һәм хезмәттәшлек турында берничә документны имзалау Россия-Төркия... Читать дальше...

Уфада танылган галим һәм язучы Гайсә Хөсәенов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Уфада совет һәм Россия филологы Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Россия атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Гайсә Хөсәенов вафат булган. Аңа 93 яшь иде. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Гайсә Батыргәрәй улы - Башкортстан мәктәпләре өчен дәреслек, уку ярдәмлеге, хрестоматия һәм фәнни-методик эшләнмәләр авторы. Аерым язучыларның әсәрләренең фәнни җыентыкларын, төрле юнәлешләр буенча хезмәтләр җыючы һәм фәнни мөхәррир.

Ростуризм кешбэк белән юлламалар сатуны озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Ростуризм туристик кешбэк кысаларында юлламаларны сатуны 31 августка кадәр озайта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Исегезгә төшерәм, сатулар бу атна ахырында, 31 июльдә тәмамлана. Шул ук вакытта хөкүмәт тарафыннан программага бүлеп бирелгән акча кешбэк белән сатып алу мөмкинлеген 31 августка кадәр озайтырга мөмкинлек бирә. Без шундый карар кабул иттек. Шулай итеп, туристларның көзгә сәфәрләрне планлаштыру өчен тагын бер ае бар», — диде ведомство башлыгы Зарина Догузова. Читать дальше...

Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 июльдә, Татарстанда төньяк-көнчыгыштан килүче атмосфера фронты йогынтысында кабат һава шартлары начарлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә төбәкнең көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич урыны белән, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Читать дальше...

Пандемиядә Татарстандагы такси хезмәте проекты Россия шәһәрләрендә дә кулланылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе чорында такси хезмәте белән бәйле проект Россиянең башка шәһәрләрендә дә гамәлгә ашырылган. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков таксист һәм табибларның хезмәттәшлеге турында KazanSummit форумында «Covid-19 шартларында медицина» сессиясендә сөйләде. «Такси сервисы белән берлектә, республикада „Ярдәм янәшә“ проекты оештырылды. Бу безнең эшне күпкә җиңеләйтте. Табиблар өй шартларында дәваланган пациентларга тиз арада барып җитә алды»... Читать дальше...

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике бала имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Кукмара районында Кукмара-Шәмәрдән чатында юл-транспорт һәлакәте булган. SsangYong Actyon йөртүчесе KIA автомобиле алдыннан юл чатын узып китмәкче булган. «Юл-транспорт һәлаәктендә ике кечкенә кыз имгәнгән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр», — дип сөйләде шаһитлар. KIA автомобиле Ханты-Мансийск автономияле округыннан килгән.

Бастрыкин: Галявиевның суд-психиатрия экспертизасы әле төгәлләнмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин видеоконференцэлемтә буенча Казан 175нче гимназиясенә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнары белән очрашты. Ул тикшерү барышы турында сөйләде, шулай ук атуда гаепләнүчегә карата комплекслы стационар психология-психиатрия экспертизаның тәмамланмавын әйтте. Бастрыкин фаҗига сәбәпләренә тирән анализ ясарга кирәк дип басым ясады. Тикшерү комитеты башлыгы һәлак булучыларның... Читать дальше...

Миңнеханов Ислам хезммәттәшлеге оешмасы илләрен инвестпроектларда катнашырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников, БГӘ тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди, әйдәп баручы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисади саммиты кысаларында оештырылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Желдорреммаш

Команда АО "Желдорреммаш" стала призером СпортЛиги ТМХ





Персональные новости
Алсу

Алсу ире белән аерылышканмы?





Россиядә укучыларга унар мең сумны 2 августтан түли башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). 2 августта Россиядә укучыларга унар мең сум түли башлыйлар. Бу ата-аналар һәм балалар уку елына ашыкмыйча әзерләнсен өчен эшләнелә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бүген Россия Президенты яңа уку елына әзерлек турында киңәшмә үткәрде, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковның докладларын тыңлады. Президент, аерым алганда, хезмәт министрыннан, укучы... Читать дальше...

«Без — кырык беренче ел балалары» фильмының җәйге күренешләре төшерелә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шушы көннәрдә Арча районының Үрнәк һәм Сикертән авылларында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» повесте буенча татарча нәфис фильм төшерү дәвам итә. «Иртәгә „ГАЗ-51“ йөк автомобильләре белән булган кайбер эпизодлар Арча районының Үрнәк авылында төшереләчәк», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге. Фильмның кышкы күренешләре Арча районы авылларында кыш көне төшерелсә, хәзер җәйге күренешләр төшерелә. Фильмның режиссёры - Әмир Галиәскаров, операторы — Арсений Козин. Читать дальше...

Рушан хәзрәт Аббясов: Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ мөселманнары Диния нәзарәте, мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов коронавирустан Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты булуын, шунлыктан мөселман дәүләтләре дә кызыксынганын әйтте. Рушан хәзрәт бүген KazanSummit-2021 Халыкара икътисади форумында «Коронавирус шартларында медицина» сессиясендә катнашты. «Мөселман дәүләтләре безнең вакцинаны кабул итә, чөнки без фәтвә бирдек. Спутник V вакцинасының хәләл сертификаты бар, аны кулланып була. Читать дальше...

В Чувашской Менче Нурлатского района произошла семейная драма

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Вечером, 26 июля, в одном из домохозяйств нашли труп 35-летней женщины с признаками насильственной смерти. В тот же день на железнодорожных путях Нурлата обнаружили тело ее 57-летнего мужа.

Рөстәм Миңнеханов: Гарәп Әмирлекләре партнерлары белән хезмәттәшлекне югары бәялибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында БГӘ партнерлары белән хезмәттәшлекнең югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук БГӘ Илчесе Мөхәммәд Әл Җәбәр дә катнашты. Ул «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисади саммиты кысаларында узды. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Расплата за расточительство! ФК «Оренбург» на домашнем поле уступил ФК «Динамо» (Москва) – 1:2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Мария Шарапова

Первая ракетка России рассказала об общении с Шараповой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Результативность, вовлечённость, трудоголизм — где грань? Книга от автора российской модели факторов вовлечённости персонала.





Путин в России и мире
Москва

Путин сказал Алиеву: "Пора!". Новый БАМ пройдет через Кавказ. Транспортным коридором "Север — Юг" Россия и Азербайджан перешли дорогу Западу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленскому предложили не ограничиваться Бандерой и захоронить на капище под Киевом молекулы Гитлера


Навальный в России и мире
Москва

Проводивший панихиду по Навальному* священник запрещен в служении



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

Команда АО "Желдорреммаш" стала призером СпортЛиги ТМХ



Москва

Сотрудники Росгвардии в Московской области обнаружили оставленного без присмотра грудного ребенка

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net