Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганы кунакта булды
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганы Гөлнара Шәүкәт кызы кунакта булды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Гульнара Шәүкәт кызы Фатхрахманова (Сафаева) Шәриф Камалның туган ягы Мордовия Республикасы Татар Пешләсе авылында туган. Гөлнара ханымның әнисе ягыннан бабасы Гыйльметдин — Шәриф Камалның әтисе Камалетдин белән бертуганнар. Ике бертуган Пешлә авылынды беренче мәдрәсәгә нигез салган.