123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 11.07.2021

Азнакайда Шәнгәрәй нәселенең 7 буын туганнары очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 11 июль, «Татар-информ», « Азнакай », Резеда Шарипова). Азнакайның Мәдәният йортында чыгышы белән Кәтем Шәнгәрәй нәселенең 7 буын туганнары очрашты. «Жир шарының төрле почмагына таралып кайталмаган кунаклар видео-сәләмнәр юллады. Анда Краснодар ягыннан, Хабаровск Иркутск өлкәләреннән, хәтта Америкадан да котлау алдылар. Очрашуга Татарстан, Башкортстан, Россиянең төрле шәһәрләреннән 130 кеше килде», — ди шушы нәсел дәвамчысы, кичәне оештыручы Азнакай халык театрының баш режиссеры Гөлсинә Җамалиева. Читать дальше...

Яшел Үзән сөт комбинаты тәрбиягә бала алган гаиләләргә бүләк тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 11 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән сөт комбинаты районда тәрбиягә бала алган 38 гаиләгә гомуми авырлыгы 315 кг булган 57 ашамлык җыелмасы тапшырды. Бүгенге көндә районда тәрбиягә бала алган 38 гаилә яши, шуларның 18е — күп балалы. Тәрбиягә алынган балаларның гомуми саны — 96. Һәр гаилә комбинаттан бүләк итеп, сөт, атланмай, эремчек, каймак, катык һәм «Обнимама» балалар продукциясен үз эченә алган ашамлыклар җыелмасы алды. Яшел Үзән районының иң зур тәрбиягә бала алган гаиләсе ... Читать дальше...

Наил Мәһдиев Чаллының «Саулык» лагерендә балаларның ялын оештыруны тикшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев үз эченә «Кояшлы», «Крылатый», «Звездный» балалар лагерьларын алып торган «Саулык» савыктыру комплексында булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белән бергә ул комплекс территориясендә җәйге ял оештыруны карады.  Әлеге комплекс бер сменада гына да 2 000 кеше кабул итә ала. Җәйге чорда биредә барлыгы 7 меңгә якын бала ял итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк... Читать дальше...



Татарстанда өреп кабартыла торган боҗрада Камада агып киткән хатын-кызны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген 13.57 сәгатьтә Лаеш районында, Кама елгасында ир-ат белән хатын-кызны дулкыннар өреп кабартыла торган боҗрада яр буеннан эчкә алып кереп китүе хакында хәбәр килгән. 15.00 сәгатьтә Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, яр буеннан 5 чакрым читкә китәргә өлгергән хатын-кызны табып, коры җиргә алып чыккан.

Гинзбург коронавирус вакытында иммунитетны сакларга ярдәм итүче продуктларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Иммунитетны ныгыту өчен рационга балык, йомырка, кош ите, шулай ук сөт продуктлары кертергә кирәк. Россиянең әйдәп баручы диетологлары «URA.RU» мәгълүмат агентлыгына шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Диетологлар һәм нутрициологлар илкүләм ассоциациясе әгъзасы Марина Макиша сүзләренчә, әлеге продуктларны куллану организмда антитәнчекләр барлыкка килгәндә катнаша торган аксымнар санын арттырырга ярдәм итәчәк. «Йомырка, балык, кош ите... Читать дальше...

Татарстанда җилнең көчәюе көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 12 июльдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә. Тулаем алганда, фаразлар буенча алдагы тәүлектә температура режимы саклана: көндез +24...+29, төнлә +10...+15 градус җылы булачак. Күк йөзен бераз болытлар да каплаячак.

Эпидемиолог вакцинациянең «алтын стандарт»ын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Йогышлы авыруларның күпчелеген җиңү өчен халыкның 94-96 проценты прививка ясатырга тиеш, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Александр Горелов «Говорит Москва» радиостанциясенә. Аның сүзләренчә, бу тискәре йогынтысы булу аркасында вакцинациядән азат ителгән кешеләрнең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Читать дальше...

Татарстан – Россиядә ковид очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләр арасында

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасына керде. Әйтик, соңгы тәүлектә республикада 51 яңа очрак ачыкланган – үсеш 0,22 процент тәшкил иткән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб шундый мәгълүматлар китерде. Соңгы тәүлектә иң түбән үсеш темплары Томск өлкәсендә һәм Чувашиядә (0,21 процент) теркәлгән. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар... Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә биналарны төзекләндерүгә бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелә һәм реконструкция үткәрелә торган биналарны карады. Мисал өчен, ул Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә, бертуган Кәримовлар типографиясендә һәм башка объектларда булды, шулай ук шәһәр үзәгендә биналар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов беренчеләрдән булып Зур Кызыл урамында урнашкан, яңадан торгызылган... Читать дальше...

Балалар омбудсмены сабыйны тәрәзәдән егылудан ничек сакларга икәнлеге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Җәйге чорда ашыгыч хезмәтләргә көн саен диярлек тәрәзәдән егылып төшкән яки тәрәзә төбендә басып торган балалар турында хәбәр итәләр. Мондый фаҗигаләрне кисәтү максатыннан Татарстанда «Имин тәрәзәләр» агарту акциясе үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте. Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец баланың тормышын һәм сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирә торган берничә киңәше белән уртаклашты... Читать дальше...

Чаллы янындагы ипподромда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе һәлакәт булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, авария кичә кичке сигезенчеләр киткәч Кызыл-Байрак ипподромы территориясендә булган. Йөртү таныклыгы булмаган килеш квадроциклга утырган 42 яшьлек ир-ат тимер киртәгә килеп бәрелгән. «Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар, ул шунда үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Хезмәт министрлыгында көмәнле хатын-кызларга тагын бер пособие түләү шартын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 1 июльдән түләнә торган айлык пособиедән тыш, көмәнле хатын-кызларның кайберләре бер тапкыр бирелә торган пособие дә алырга мөмкин, дип белдерделәр «Российская газета»га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, биредә йөклелек срогы унике атналык вакытта медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга билгеләнгән 708,23 сум күләмендәге иске пособие хакында сүз бара. «Бер тапкыр бирелә... Читать дальше...

Түбән Камада Россиянең атказанган табибы Гамир Исмәгыйлев вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россиянең атказанган табибы, Түбән Каманың мактаулы гражданины Гамир Исмәгыйлев 82 яшендә вафат булган. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Гамир Исмәгыйлев үзенең хезмәт эшчәнлеген табиб-хирург булып башлый. 1968 елдан Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкли. 1984 елда аның инициативасы белән «Түбән Кама Нефтехим»ның медсанчасте оештырыла, алга таба ул 3нче шәһәр күппрофильле хастаханәсе итеп үзгәртелә. Читать дальше...

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 21, Чаллыда — 10, Тукай районында — алты, Спас районында — өч, Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама һәм Сарман районнарында ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица из Коми участвует в телеконкурсе "Звезда"





Персональные новости
Выставка

Выставка военных фотокорреспондентов и художника Росгвардии «СВОй VZгляд» открылась в Москве





Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенән 749 пациент вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенән – 749, пандемия башланганнан алып 143 002 пациент вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. «Соңгы тәүлектә 749 үлем очрагы расланды... Пандемия башланганнан алып Россиядә бу чирдән 143 002 кеше вафат булды», - диелә хәбәрдә. Аерым алганда, Мәскәүдә соңгы тәүлектә – 110, Санкт-Петербургта – 102... Читать дальше...

Чаллыда кран аву нәтиҗәсендә кранчы хатын-кыз үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, «Төзелеш эшләре башкарган вакытта иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, көчле җил 60 метрлы башнялы кранны аудару нәтиҗәсендә 48 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый. «Татар-информ» агентлыгы Чаллыда башнялы кран авуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

Татарстан бюджетлары иң зур булган Россия төбәкләре арасына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре белән беррәттән бюджетларның керем өлеше күзлегеннән Россиянең иң бай төбәкләре арасына керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Стратегик эшләнмәләр үзәгенең «Киңлек үсеше» юнәлеше эксперты Александр Бурковка сылтама белән хәбәр итә. Республика бюджет керемнәренең гомуми күләме 274 636 726,5 мең сум тәшкил иткән Федерация субъектлары арасында бишенче баскычта урнашты. Бюджет керемнәренең иң югарысы Мәскәүдә — 2 834 024 862,5 мең сум. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

GeekVape в сотрудничестве с Absolute Racing выиграла чемпионат в категории GT3


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Александрова обыграла первую ракетку мира на турнире WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Олег Матвиенко принял участие в совещании Федерального агентства лесного хозяйства в Москве





Путин в России и мире
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

«Зеленский кричит»: польский генерал рассказал, что творится в Киеве


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

А надо было ласково? Тимати после слов о "ребятах"-террористах ответили по-мужски



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о сокращении уровня экономических различий между регионами России

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net