123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 27.07.2021

Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар. Суган, чөгендер — 15 сум, бәрәңге — 20 сум, кишер, кәбестә — 30 сум. Бу көннәрдә Батыршин урамындагы сәүдә мәйданчыгында нәкъ менә шундый бәяләрдән «борщ җыелмасы» сатылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, атна саен җирле җитештерүчеләр продукциясе тугыз мәйданчыкта сатыла. Яшелчәләр белән хәлне тотрыклыландыру максатыннан, республика хакимияте арзан бәяләрдән... Читать дальше...

Төмән өлкәсендә «Бездә ятим бала юк» хәйрия проекты балаларга Корбан бәйрәме уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе Ялутор районының Аслана авылында Корбан бәйрәме узды. Анда балаларга аерым чаралар булды. Бәйрәм чарасын Ялутор районы хакимияте белән берлектә «Бездә ятим бала юк» хәйрия проекты оештырды, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы. Чарада катнашучыларны Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, аңа башкалар да кушылды. «Корбан бәйрәме — барлык мөселманнар өчен дә изге бәйрәм, ул мөселманнарны да, барлык кешеләрне дә, милләтенә һәм диненә карамастан... Читать дальше...



Татарстан Президенты «Татнефтехиминвестхолдинг» Директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанның нефть, газ, химия комплексының база компанияләре өчен беренче яртыеллык финанс нәтиҗәләре буенча рекордлы булды — ярты ел эчендә керем күләме 2016 елдагы кебек үк. Зур тоннажлы химия предприятиеләре максималь табыш, керем һәм салым дәрәҗәсен көтә. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Бүген Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте. Читать дальше...

Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Уфада 11-23 августта узачак көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән. Аларда барлыгы 1202 спортчы бар Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте, дип яза « Башинформ ». «Без беренчелекнең мондый популяр булачагын көтмәгән идек», — диде министр. Ул Россия командасының иң зурысы — 100 кешедән торуын әйтте. Сан ягыннан АКШ командасы — икенче, алардан 70 көрәшче киләчәк. Казахстаннан 46 спортчы килә. Хәбибов шулай ук ярышларда... Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка «ТАНЕКО» комплексын үстерү турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, директорлар советы 2021 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм агымдагы елның август аена бюджетын раслады. Утырышта «ТАНЕКО» комплексын үстерү барышы һәм перспективалары турында мәгълүмат тыңланды. Проектны гамәлгә ашыруга Компания 441,6 млрд. Читать дальше...

Чаллы башкарма комитеты Төзүчеләр көне ковид сәбәпле булмый дигән хәбәрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты, коронавирус чикләүләре аркасында шәһәрдә Төзүчеләр көнен бәйрәм итүне гамәлдән чыгару турындагы мәгълүматны кире какты. «Безнең шәһәрдә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Алар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе таләпләренә туры китереп уздырылачак», — дип хәбәр итте шәһәрнең Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек... Читать дальше...

Яңа сезонда Татарстан театрларында тугыз спектакльнең тифлопремьерасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Яңа сезонда «Әкият» Татар дәүләт курчак театры ике спектакльнең тифлопремьерасын куярга планлаштыра. Ел азагына кадәр театрларда тагын җиде спектакль әзерләнәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. Утырыш 2021 елның беренче яртыеллыгында ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча узды. «2021... Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 602гә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 602 кешегә җитте. Соңгы тәүлектә республикада өч кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган.  «27 июльгә 602 үлем очрагы теркәлгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Covid-19 инфекциясеннән соңгы тәүлектә 1934 һәм 1944 елларда туган ике ир-ат һәм 1954 елда туган хатын-кыз үлгән. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән.

Иркутск өлкәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган конкурс игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә Советлар Союзы Герое, танылган татар шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби конкурс була. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйге дистанцион рәвештә үткәрелә. Анда катнашу өчен фронтовик язучыларның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр чакырыла. Катнашучылар барлыгы өч яшь категориясенә бүленә – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр, 36дан 50 яшькә һәм 51 яшьтән өлкәнрәкләр. Конкурсантлар комиссиягә Җәлил... Читать дальше...

2021 елда Татарстан халыклары мәдәниятен саклау проектларына 58,9 млн бүлеп бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстан халыклары мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга 38 оешма 58 млн 992 мең сумлык дәүләт финанс ярдәме алды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шул хакта әйтте. Утырыш беренче яртыеллыкта ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган иде.

Төнлә урамда бер кызны көчләгән Ижевск кешесен Казанда тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан башкаласында Ижевск шәһәрендә яшәүче кешене тоткарлаганнар, ул урамда бер кызны көчләгән булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, бу хәл 20 июньгә каршы төндә Ижевскида Октябрьнең 10 еллыгы урамында булган. Ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм итә, көчли, шуннан соң качып китә. Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчедән һәм шаһитлардан сораштырганнан соң, ир-атны эзләү игълан ителгән булган. Читать дальше...

Туган якны өйрәнүче Айрат Газимҗановның Воткинск татарлары турында китабы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Күптән түгел Воткинск шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) җәмәгать эшлеклесе һәм туган якны өйрәнүче-тикшеренүче Айрат Газимҗановның «Воткинские татары. Начало» китабы дөнья күрде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зур тарихи һәм архив материалына нигезләнеп, китапта Воткинск заводы бистәсендә татарларның XIX гасыр уртасыннан 1917 елга кадәр яшәеше турында зур мәгълүмат бирелә. Анда татарларның кайда һәм кем булып эшләүләре, гаилә йолаларын... Читать дальше...

Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 80 яше тулу уңаеннан Татарстан хөкүмәте халык шагыйре Гәрәй Рәхимгә машина бүләк итте. Бүген аңа машина ачкычын Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге.

Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә беренче мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Бисерт бистәсендә тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Бу — шәһәр округында беренче мәчет, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары Дини җыены сайтында.  Элек дин тотучылар йөргән бина шәхси йорт булган һәм аны җирле мөселман җәмгыятенә мәчет урыны өчен шундагы эшмәкәр сатып алган. 2021 елның 2 июлендә юстиция органнарында Свердловск өлкәсе Диния нәзарәтенең (Үзәк мөфтият) юрисдикциясендәге яңа «Салмон» мөселман җәмгыяте теркәлде. Мөфти Абдул-Коддус Ашарин сөйләвенчә... Читать дальше...

«СалаваTik» проекты кысаларында «Тәртип» радиосында «Җырла, балам!» тапшыруы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Июль аенда «Тәртип» радиосы «Салават күпере» журналы белән берлектә «СалаваTik» проекты кысаларында «Җырла, балам!» тапшыруын башлап җибәргән. «Тапшыруда күренекле музыка белгечләре, җыр авторлары белән кызыклы әңгәмәләр булачак», дип хәбәр итә оештыручылар. Беренче чыгарылышта радио тыңлаучылар «СалаваTik»ларның үзләре белән танышса, алдагы тапшыруларда «СалаваTik»лар башкарган җырларның иҗат ителү тарихы турында мәгълүмат алачак. Тапшыру һәр җомга 20.25 сәгатьтә (кабатлавы ... Читать дальше...

Татарстан фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган дүрт төбәк арасына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова, Елена Симакова). Татарстан Республикасы Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләренең дүртлегенә керә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Беренче урында — Ямал-Ненец автономияле округы, икенче урында — Санкт-Петербург, өченчедә — 6,3 күрсәткече белән Мәскәү шәһәре. Бездә — 6,6, — дип аңлатты Зарипова. — Шулай итеп, фәкыйрьләр саны кимүгә таба баруын күрәбез». Читать дальше...

«Татар-информ»га Төркиянең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы вәкиле килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). «Татар-информ» агентлыгына Төркиянең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы башкарма директоры Бора Байрактар килеп китте. Республика компаниясе эшчәнлеге турында кунакка «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде. Байрактар Казанга «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ Халыкара икътисади саммитына килде. Эшлекле сәфәр кысаларында Төркия мәгълүмат чаралары вәкиле «Татмедиа»ның төрле филиалларында: республика һәм шәһәр басмалары редакцияләрендә булды. Читать дальше...

KazanSummit-2021 форумында коронавирусны дәвалау алымнары турында фикер алышу булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан Экспо» үзәгендә узачак KazanSummit-2021 форумында Covid-19 белән авыручыларны дәвалау һәм тернәкләндерү турында сөйләшү булачак. «Covid-19 шартларында медицина» дискуссия сессиясендә модератор РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов булачак. Яңа коронавирус инфекциясе әле дә тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, яңа штаммнар барлыкка килә. Коронавирус пандемиясе медицинага ничек тәэсир итә, дәвалауда нинди яңа алымнар барлыкка килгән, вакцинация әһәмияте ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт группы «Пикник» в Петербурге начался с минуты молчания о жертвах теракта





Персональные новости
Спорт

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»





Польша Илчесе Татарстанга килергә теләк белдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Польша Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кшиштоф Краевски булды. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. Равил Әхмәтшин Польша белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә өмет белдерде... Читать дальше...

Маммолог из Татарстана расскажет о влиянии грудного молока на ребенка в период пандемии

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​Прямой эфир с врачом-маммологом Айгуль Хазиевой пройдет в 11.00  в Instagram-аккаунте оперштаба РТ по противодействию распространению коронавируса.

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында Корбан ашы үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылындагы җирле кафеларның берсендә Х. Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге Корбан бәйрәме уңаеннан ир-атлар өчен мәҗлес оештырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Мәртәбәле кунаклар булып, Ислам хәзрәт Дашкин җитәкчелегендә Пенза өлкәсе Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстанның Әлмәт шәһәре мәдрәсәсе мөгаллиме Йосыф хәзрәт Куряев, Иваново өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Халид хәзрәт Якупов һәм Урта Әләзән авылы халкы катнашты. Читать дальше...

Казан үзәгендә шәхси йорт яна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казан үзәгендә шәхси йорт яна. 101 нче янгын сагы номерына янгын турында мәгълүмат көндезге өчтә килде. Һөнәрче урамы, 14 адресы буенча урнашкан шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы мәгълүм. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын чыккан урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Янгын мәйданы 80 кв. м. тәшкил итте. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

KazanSummit-2021дә беренче тапкыр сәүдә-сәнәгать палатасы форумы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан Экспо» үзәгендә узачак KazanSummit-2021дә беренче тапкыр сәүдә-сәнәгать палаталары форумы узачак. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта РФ нең 30 лап субъектыннан һәм төрле илләрдән, шул исәптән, Бәһрәйн, Үзбәкстаннан сәүдә-сәнәгать палатасы президентлары киләчәген әйтте. «РФ Сәүдә-сәнәгать палатасыннан да кунаклар көтәбез. Бу да үсешкә импульс бирер дип уйлыйбыз», — диде. Талия Миңнуллина әйтүенчә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

GeekVape в сотрудничестве с Absolute Racing выиграла чемпионат в категории GT3


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Чесноков оценил шансы Александровой в борьбе за выход в финал турнира WTA в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Олег Митяев

Олег Митяев отменил концерты в Тюмени и Тобольске



Москва

Он обещал — вернулся: сможет ли Минаков перебить Томпсона

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net