Түбән Камада «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү бүлмәләре эшли
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Сайлау кампаниясе кысаларында Түбән Камада һәм районда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү бүлмәләренең күчмә эше оештырылды. Түбән Камада яшәүчеләр үз наказларын калдыру, проблемалары белән уртаклашу, аеруча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Барлык сораулар «Минем депутат» системасына кертелә. Алга таба барлык мөрәҗәгать итүчеләр әлеге система аша җавап алачак.