Эрдоган: KazanSummit югары сыйфатлы хәләл продукцияне стандартлаштыруга зур көч куя
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit югары сыйфатлы хәләл продукцияне стандартлаштыруга зур көч куя, дип саный Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. Аның форумда катнашучыларны сәламләү хатын пленар утырышта баш киңәшчесе Мөҗәһит Кючюкйылмаз җиткерде. «Шәхсән үземнән, үз халкым исеменнән сәламләргә телим. KazanSummit 2021 нең ислам дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш кертүен телим. Кадерле кардәшем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзендә шундый дәрәҗәле чара уздыруы өчен рәхмәтемне җиткерәм», — диелә сәламләүдә. Хатта Төркия һәм ислам дәүләтләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр турында әйтелә. «Татарстан, KazanSummit югары сыйфатлы хәләл продукцияне стандартлаштыруга күп көч кертә. Моның өчен без рәхмәтле», — дигән Эрдоган.