Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 26.07.2021

Атна ахырында Татарстанда +31 градуска кадәр җылыта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак. Һава температурасы атна азагына гына күтәрелергә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27 июльдә, республикада һава торышын атмосфера фронты билгеләячәк. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм көчле җил алып киләчәк. Чәршәмбе, 28 июльдә, төбәк кабат антициклон перифериясендә булачак. Төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр... Читать дальше...

Сентябрь сайлауларында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк, аңа республиканың сайлау участокларыннан трансляция чыгарылачак. «Без сайлауларның ничек узуын күзәтәчәкбез. Бүгенге көндә бездә экраннарның техник параметрлары бар. Бары тик бина буенча аның нинди критерийларга җавап бирергә тиешлеген генә ачыкларга кирәк. Бу юнәлештә билгеле бер эш көтә», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Күзәтүчеләрне... Читать дальше...



Казанда велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качкан машина йөртүчене эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Казан дәүләт автоинспекциясе 23 июльдә 11:10 сәгатьтә Җиңү проспектында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Якынча версия буенча, билгесез автомобиль йөртүчесе Җиңү проспектындагы 21 номерлы йорт янындагы территориядән барганда 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән, дип яза Казан мэриясе. Велосипедчы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, травматология пунктында медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны кайтарып җибәргәннәр. Казан... Читать дальше...

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәмен оештыру комитетлары төрле төбәкләрдә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыру комитетлары Россиянең төрле төбәкләрендә төзеләчәк. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хупларга тәкъдим итте. «Юбилей тантаналарына бергәләп әзерләнү аларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәгенә, илнең мөселман өммәте һәм Россиянең барлык күпмилләтле халкы берләшүенә хезмәт итәчәгенә ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. «Татарстанда коронавирус инфекөиясеннән дүрт үлем очрагы расланды. Бу — 1932 һәм 1946 елда туган ике хатын-кыз, 1937 һәм 1966 елда туган ике ир-ат», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы белән расланган. Вирус идентификацияләнгән. 26 июльгә белешмә буенча, республикада коронавирустан барлыгы 599 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан спортчысы Рөстәм Фәтхетдиновның уңышларын Рамзан Кадыйров югары бәяләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан спортчысы Рөстәм Фәтхетдиновның уңышларын Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров югары бәяләгән. Салават Фәтхетдиновның улы бу сезонда Akhmat Racing Team командасында беренче тапкыр чыгыш ясаган. «Ленинград өлкәсенең „Игора“ бөтенсезон курорты янында Россия боҗра узышлары сериясе беренчелегенең өченче этабы тәмамланды. Рөстәм Фәтхетдинов „S1600“ классында ике ярышта да иң яхшысы дип танылды», дип хәбәр итә җырчының матбугат үзәге. Читать дальше...

«Миллиард.Татар» проекты татарлар яши торган биш шәһәргә юллама уйната

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Миллиард.Татар» проекты бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү өчен мәйданчык ясады. Ул онлайн-уен рәвешендә оештырылган. Җиңүчеләр татарлар яши торган биш шәһәргә юллама ота ала, дип хәбәр итә оештыручылар. «Без бөтен дөньядагы татарлар исәбен ачыклау максатын куйдык. Дөньядагы барлык татарларны һәм татар булырга теләүчеләрне безнең ресурста теркәлергә чакырабыз. Хәзер проект сайтында онлайн-уен бар, анда һәркем үзенең татар кланын булдыра, аны үстерә һәм татарлар яши торган биш шәһәргә сәфәр ота ала... Читать дальше...



Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июльдә, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән, шулай ук Казанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Моннан тыш, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә... Читать дальше...

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан мөселман һәйкәлләре реставрацияләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан мөселман кулъязмалары һәм мәдрәсә реставрацияләнәчәк. Мәскәүдә әлеге бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитетының беренче утырышы булды. Һәйкәлләрне реставрацияләү тәкъдимен әлеге чараны федераль оештыру комитеты рәисе — РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр... Читать дальше...

Татарстанда өлешләп төзелә торган һәм проблемалы булган өч йорт билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өлешләп төзелештә катнашкан проблемалы өч йортны киләсе елда төзергә ниятлиләр. Бу йортлар Габишев урамында «Мелодия» торак комплексында, Гадел Кутуй урамындагы «Поколение» һәм Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексында урнашкан. «Быел без өлешләп төзелештә катнашучыларның „икенче дулкыны“н төгәлләргә торабыз, кызганыч, „өченче дулкын“ барлыкка килде», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп... Читать дальше...

Путин инвалид балаларга чиратсыз хезмәт күрсәтү турындагы боерыкны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин инвалид балаларга һәм аларны кафеда, поликлиникаларда, кибетләрдә озата йөрүчеләргә чираттан тыш хезмәт күрсәтү турындагы боерыкка имза куйды. Бу документ бүген хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. РИА Новости хәбәр иткәнчә, 1992 елның 2 октябрендә имзаланган «Инвалидларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Россия Президенты указына «I һәм II төркем инвалидлары» сүзләреннән соң 1нче пунктның җиденче абзацына... Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Думага сайлау участоклары өчен битлек сатып алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси сакклану чаралары сатып алды. «Алдагы сайлау кампаниясе вакытына караганда, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә барлык шәхси саклану чараларын китерү буенча эшне бер айга иртәрәк тәмамлыйбыз. Безнең участоклар сакланган булачак», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Ул сайлауларның иминлеге һәм легитимлыгы мәсьәләләренә беренче дәрәҗәдәге игътибар биреләчәген әйтте. Читать дальше...

«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны Чаллыда да сатып алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Хатлар йорты» берләшмәсе чыгарган татарча открыткаларны Казаннан тыш, Чаллы шәһәрендәге сәүдә нокталарында да сатып алып була. «Бүгенге көндә без татар открыткаларын сату нокталарын арттыру буенча эшлибез. Республиканың башка шәһәрләренә дә чыга башладык. Шуларның берсе — Чаллы шәһәре. Алга таба башка шәһәрләргә дә чыгарга уйлап торабыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов. Аның сүзләренчә, татарча открыткаларга ихтыяҗ бар. Читать дальше...

Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының сессиясендә чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44нче сессиясе утырышында чыгыш ясаячак. «Сессия онлайн-форматта узачак. Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев чыгышлары планлаштырылган», — диде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Ул искәрткәнчә, киләсе елда Казанда комитетның 45нче сессиясе узачак... Читать дальше...

Бу атнада Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына барачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булачак. Анда аңа республикада кулланыла торган цифрлы технологияләр турында сөйлиячәкләр. «Әлегә программаны төзиләр, Татарстан Президентын республикада төзелештә кулланыла торган технологияләр белән таныштыру, фәнни-мәгариф һәм проект үзәкләрен күрсәтү планлаштырыла», — диде Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Читать дальше...

Роскомнадзор шәхси мәгълүматлар эшкәртүгә бәйле кисәтү чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртү белән шөгыльләнгән һәм Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. Ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына... Читать дальше...

Миңнеханов ислам дине кабул ителүне бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясаячак. «Бүген утырышта Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планы расланачак, ул 2022 елда узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң мөһиме тантаналы чараны уздыруда түгел, ә ата-бабаларыбызны һәм мөһим тарихи вакыйганы искә алу», — диде Татарстан... Читать дальше...


Музыкальные новости
Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи





Персональные новости
Актёр

«Поборол это гнусное чувство». Актер Галкин — о своей маленькой дочке, зависти и настоящей любви





Минниханов Татарстанда «Байкал» самолетын куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиация-космик салонында булганда «Байкал» күп максатлы җиңел самолет белән кызыксынды һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына республикада транспортны куллану потенциалын өйрәнергә кушты. «Рөстәм Миңнеханов аеруча „Байкал“ самолеты моделе белән кызыксынды. Ул кече авиация өчен уңайлы. Бу җиңел транспорт чарасы, шулай ук аэродромда гына түгел, суда да утыртырга мөмкин», — диде Министрлар... Читать дальше...

«Свей» компаниясе алдаган өлешчеләрдән яңа фатирга гаризалар көтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Свей» компаниясе тарафыннан алданган өлешчеләрдән компенсация рәвешендәге фатирларга гаризалар кабул ителә. Татарстанда өлешчеләргә ярдәм фонды башкаручы директоры Иван Новиков бу хакта матбугат конференциясендә сөйләде. Сүз проект документациясе буенча каралмаган Четаев урамындагы 3нче һәм Чистай урамы буенча 6нчы йорт турында бара.  «2012-2015 елларда „Свей“ фирмасы, банкротлыкта була торып, агентлары аркылы мәйданнар саткан. Өлешчеләргә һава саткан дип әйтергә була... Читать дальше...

Башкортстанда ковидтан прививка ясатмаган пациентларны хастаханәгә яткырмаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда ковидтан прививка ясатмаган пациентларны план буенча госпитализацияләүдән баш тартачаклар. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә. «Баш табиблар һәм әйдәп баручы белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта онкология һәм кардиология ярдәменнән кала, пациентларны планлы госпитализацияләү коронавирустан мәҗбүри вакцинация булган очракта гына мөмкин итү кирәк. Бу медицина оешмасында ковид таралу куркынычын... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Денис Мацуев

Мацуев — о московском дерби: Бездарное зрелище. Уснул на 15-й минуте



Москва

Школьников Подмосковья приглашают присоединиться к новому «Уроку цифры» с 6 мая

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net