Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. «Татарстанда коронавирус инфекөиясеннән дүрт үлем очрагы расланды. Бу — 1932 һәм 1946 елда туган ике хатын-кыз, 1937 һәм 1966 елда туган ике ир-ат», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы белән расланган. Вирус идентификацияләнгән. 26 июльгә белешмә буенча, республикада коронавирустан барлыгы 599 үлем очрагы теркәлгән.