Актанышта ГТОның 90 еллыгына багышланган икенче велойөреш булды
(Актаныш, 16 июль, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген Актанышта спорт сөючеләр бер тәүлеклек маршрут буенча велосипед йөрешенә сәяхәткә чыкты. Велойөрешкә Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион мәйданында старт бирелде. Велосипедчылар Татар Суыксуы авылы аша барып Татар Ямалысы авылында төн куначак. Велойөреш ГТОның 90 еллыгы уңаеннан уза. Велосипедчылар 90 километр юл үтүне максат итеп куйган. Велойөрештә 9 спортчы белән бергә «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев та катнаша.