123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 05.07.2021

Әлмәттә «Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә» гаилә квесты булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 5 июль, « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә «Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә» гаилә квесты көнне шәһәр паркында күңел ачу программасы кысаларында узды. Конкурста әлмәтлеләр дә, Бөгелмә һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар да катнашты. Квестны узарга барлыгы 5 команда чакырылды. Беренче урынны Әлмәтнең «Ракета» яшүсмерләр клубын тәкъдим иткән команда яулады: Айгөл, Диана һәм Лиана Сәйфуллиннар. «Безне педагоглар чакырды. Бик күңелле булды, бүләкләр дә иң яхшылары! Миңа ошады!» — диде команданың иң яшь катнашучысы Диана. Читать дальше...

«Минем гаиләм һәм Корбан гаете» гаилә рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы «Минем гаиләм һәм Корбан гаете» дип аталган гаилә рәсем конкурсы башлану турында игълан итте. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, Instagram социаль челтәрендә үткәрелә торган конкурста катнашу өчен исламдагы һәм мөселманнарның төп тантаналарының берсе булган бәйрәмнең гаилә белән бәйләнеше турында күзаллауны күрсәтергә кирәк. Рәсем мәгънәле, табигый төсләр гаммасында булырга тиеш. Иҗади эшне Instagram битендә урнаштырырга кирәк... Читать дальше...



Әлмәттә «Печән базары» фестивале була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 10-11 июльдә Әлмәт шәһәрендә «Печән базары» фестивале узачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, биредә дизайнерларны, фермерларны, артистларны һәм татар шәһәр мәдәниятенә битараф булмаган шәхесләрне көтәләр. Фестиваль кунакларын милли дизайн үрнәкләре, кызыклы лекторийлар, экскурсияләр, альтернатив музыка һәм башка яңалыклар көтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.

Татарстанда 8 июльгә кадәр эссе көннәр көтелми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 6 һәм 7 июльдә республикада хәтта көндезге сәгатьләрдә дә температура +30 градуска җитмәячәк. Шулай итеп, 6 һәм 7 июльдә көндез һава 22...29 градуска кадәр җылыначак, төнлә исә 8...15 градус тирәсендә була. Явым-төшем күзәтелми. 30 градустан югары температура Татарстанга пәнҗешәмбе, 8 июльдә, әйләнеп кайтырга мөмкин. Көндез 27...32 градус, төнлә 12...17 градус җылы була.

«Саумы, Казан!» проза әсәрләре бәйгесенә гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 31 июльгә кадәр «Саумы, Казан!» проза әсәрләре конкурсына гаризалар кабул ителә. Бүгенге көнгә 39 гариза кергән: 24 — рус телендә һәм 15 — татар телендә, дип хәбәр итте Казан мэриясе. Конкурс ике яшь категориясе арасында: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында оештырыла. Анда Татарстанның дәүләт телләрендә язучы авторлар катнаша ала. Республика территориясендә яшәүче халыкларның башка телләрендә эшләр рус яки татар телләренә тәрҗемә итеп язылырга тиеш. Читать дальше...

Милли китапханәдә «Юха» фэшн-фильмын күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Казанда 8 июльдә 19.00 сәгатьтә Милли китапханәдә әкиятләр һәм татар фольклоры мифлары мотивлары буенча төшерелгән «Юха» фэшн-фильмы күрсәтеләчәк. Фильмның режиссеры — Your Yool татар модасын өйрәнү проекты авторы Татьяна Черногузова. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Юха» — кыска метражлы фэшн-фильм, анда милли татар мотивлары заманча эстетика белән очраша. Татар фольклоры персонажлары тудырган бердәм тылсымлы киңлектә калфаклар һәм заманча трендлар бергә чагыла. Читать дальше...

Россия Төркиягә тагын унөч шәһәрдән очышлар рөхсәт итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»).12 июльдән Төркиягә Россиянең тагын 13 шәһәреннән очарга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә. РИА Новости хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе буенча оператив штаб шундый карар кабул иткән. Рейслар Барнаул, Белгород, Волгоград, Воронеж, Калуга, Краснодар, Липецк, Нальчик, Оренбург, Саратов, Сочи, Төмән һәм Көньяк Сахалин шәһәрләреннән башкарылачак. Шулай итеп, Төркиягә Россиянең 45 халыкара аэропортыннан очу мөмкинлеге була. Шулай ук 12 июльдән Измирга очышлар рөхсәт ителәчәк. Читать дальше...



Мәскәүдәге Офицерлар клубы Татарстан интернат-йортларына балалар китаплары җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы Татарстан Республикасына мең данә балалар китабы җибәргән. Танылган персонажлары булган якты басмалар сабыйларга ярдәм итә торган А.Вавилова исемендәге хәйрия фондына, шулай ук Дәрвишләр һәм Югары Утар балалар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләргә тапшырылды. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм иткән клуб әгъзалары — Айрат Вәлиевка һәм Юрий Лучниковка аерым рәхмәт җиткерелде. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Төп закон, элекке редакциядән аермалы буларак, социаль юнәлешле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин яңа Конституциянең бер еллык эшчәнлеген анализлап, Төп законны, элекке «либераль» редакциядән аермалы буларак, «социаль» юнәлешле дип билгеләде. «Моны уннарча мисалларда исбатлый алам», — дип басым ясады ул, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Бүген Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында, Россия Конституциясенә төзәтмәләр... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. Алар — 1932 һәм 1947 елларда туган ике хатын-кыз һәм 1940, 1946 һәм 1968 елларда туган өч ир-ат. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 2021 елның 5 июленә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 552 үлем очрагы теркәлгән.

Илсур Метшин Яшьләр комитеты башлыгы булырга җыенучы 12 яшьлек укучы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына иң яшь дәгъвачы белән очрашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Шәһәр башлыгы белән очрашуга 12 яшьлек Эльдар Гыйниятов әти-әнисе белән килгән иде. Өч бала тәрбияләүче гаиләдә Эльдар — иң олысы. Хәзерге вакытта ул полилингваль «Адымнар» комплексында укый, ә буш вакытларында музыка мәктәбенә йөри. Шулай ук яшүсмер «Шаян» балалар телеканалында алып баручы ролен башкара. Читать дальше...

Буа районы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Республикада беренчеләрдән булып Буа районы « Авангард » хуҗалыгы игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Басуларда эшне Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов тикшерде, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. « Бүген беренче комбайннар „Марафон“ сортлы көзге бодайны җыюга чыкты. Хәзерге вакытта уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Быелгы сезон аграрийлар өчен катлаулы булды, күрсәткечләр узган елгыдан түбәнрәк булыр дип фаразлана » , — диде Ранис Камәртдинов. Читать дальше...

Төркиянең Санкт-Петербургтагы Генераль консулы вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы республиканың Санкт-Петербургтагы Генераль консулы Мәхмәт Фәрхан Йорулмазның үлеме турында хәбәр итте. «Бүген безнең хөрмәтле хезмәттәшебез, Төркиянең Санкт-Петербургтагы Генераль консулы Мәхмәт Фәрхан Йорулмаз вафат булды. Аның гаиләсенең кайгысын уртаклашам», — дип язган Чавушоглы Twitterда. Йорулмаз 1964 елда туган. Ул 2020 елның октябрендә Төркиянең Петербургтагы Генераль консулы итеп билгеләнә. Аның үлеме сәбәбе турында хәбәр ителми, дип җиткерә РИА Новости.

Уфадагы халыкара фолклор бәйрәме коронавирусның яңа штаммын булдыра ала дигән курку бар

Azatliq.org 

3 июль Уфада VI Дөнья фольклориадасы ачылды. Оештыручылар әйтүенчә, анда 2 меңләп артист, үзешчән ансамбльләр, барлыгы 57 илдән килгән кунаклар катнаша. Уфадагы чара Халыкара фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары шурасының (CIOFF®) 2015 елгы карары нигезендә уздырыла. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Бөтендөнья фольклориадасы – CIOFF®ның дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган төп чарасы, һәм ул "үзенчәлекле фольклор иҗаты олимпиадасы булып тора, анда төбәк һәм илләрнең фольклор төркемнәре музыка... Читать дальше...

175 нче гимназиядә атыш оештырган Казан кешесенә арестны озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Мәскәүнең Бассман суды Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевка арестны озайтты. Бу хакта суд матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Тикшерү сак астында тотуны 11 октябрьгә кадәр озайту турында үтенеч биргән. Утырыш Галәвиевтан башка узды. Суд үтенечне канәгатьләндерде. Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе мәгълүматлары буенча, 15 июньдә Галявиевны экспертиза үткәрү өчен В. П. Сербский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына китергәннәр. Читать дальше...

Томск шәһәрендә профессиональ татар теле укытучысы эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Томск татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов шәһәргә профессиональ татар теле укытучысы кирәк булуын әйтте. «Томскида татар мәктәпләре, сыйныфлары юк. Якшәмбе мәктәбенә килгәндә, Татар үзәгендә бию, җырлау түгәрәкләренә йөрүче балаларга укытучы татар телен дә өйрәтә. Менә хәзер чын тел белгечен табу мәсьәләсе туды. Аны каяндыр табарга, Себергә күчүне сорарга кирәк бит әле», — диде ул  «Җанисәпле сөйләшү» проектында. Әнвәр Мөдәрисов әйтүенчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Семён Слепаков

Shot: комик Семен Слепаков решил ликвидировать ИП в России





Персональные новости
ЦСКА

В хоккейном ЦСКА сменился главный тренер





Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән бала авыр хәлдә ята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән малайның хәле һаман да авыр. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгендә хәбәр иттеләр. «Бала реанимация бүлегендә авыр хәлдә. Кама балалар медицина үзәге табиблары пациентның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен барысын да эшли » , — диделәр медицина үзәгендә. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичә Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән биш яшьлек бала егылып төшкәнлеген хәбәр иткән иде. Читать дальше...

В Нурлате заложили основу стелы журналистам всех времен

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​В Нурлате историческое событие – в рамках 90-летия со дня выхода первого номера районной газеты «Дуслык» («Дружба», «Туслах») сегодня в сквере «Дуслык», где ранее была высажена аллея журналистов, заложили основу стелы журналистам всех времен.

«Татар телендәге иң яхшы дәрес» бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», «Мәгариф» , Таһир Сабирҗанов). «Мәгариф» журналы редакциясе», КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты белән берлектә, педагогларның һөнәри осталыгын ачыклау максатын күздә тотып, 2020 елның 1 декабреннән «Татар телендәге иң яхшы дәрес» конкурсы игълан иткән иде. Һәм ул ярты ел дәвам итте: быелның 10 июненә кадәр әлеге конкурска язмалар кабул ителде. Конкурста республикабызда төп фәннәр татар телендә укытылучы барлык типтагы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм мөгаллимнәре катнашты... Читать дальше...

Фәррахов «Минем депутат» проекты турында: Сорауларның 70 проценты урында хәл ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казанда «Минем депутат» проектының кабул итү бүлмәсендә кизү торды. Ул «Бердәм Россия» партиясенә һәм шәхсән үзенә мөрәҗәгать иткән Татарстан халкы белән аралашты. Парламентарий билгеләп үткәнчә, татарстанлылар мөрәҗәгатьләренең 70 процентка якыны шунда ук хәл ителә. «Мәсьәләләрнең 70 проценты урында хәл ителә, ә калганнары якынча бер атна эчендә. Кайчагында эксперт фикерен әйтү, нинди  дә булса киңәш бирү дә җитә. Читать дальше...

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арта, дип хәбәр итә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлеге. Узган атнада шәһәрдә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 2028 очрагы теркәлгән. Авырулар саны 10 мең кешегә 38,6 тәшкил итте. Ул уртача күпьеллык күрсәткечләрнең 63,3 процентка артуын күрсәтә. Алдагы атна белән чагыштырганда авырулар саны 14,8 процентка арткан. Элегрәк... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Актера Свиридова госпитализировали из-за инфицирования после операции в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Бомж» Дарья передает всем привет»: Касаткина ответила на слова Винер


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин спросил Беглова о причинах снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Людвиг ван Бетховен

Торжественная месса Бетховена прозвучит в Мариинском в день 200-летия со дня первого исполнения



Москва

Генпрокуратура направила в суд дело обвиняемого в призывах к терроризму пресс-секретаря Meta Стоуна

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net