«Миллиард.Татар» проекты татарлар яши торган биш шәһәргә юллама уйната
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Миллиард.Татар» проекты бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү өчен мәйданчык ясады. Ул онлайн-уен рәвешендә оештырылган. Җиңүчеләр татарлар яши торган биш шәһәргә юллама ота ала, дип хәбәр итә оештыручылар. «Без бөтен дөньядагы татарлар исәбен ачыклау максатын куйдык. Дөньядагы барлык татарларны һәм татар булырга теләүчеләрне безнең ресурста теркәлергә чакырабыз. Хәзер проект сайтында онлайн-уен бар, анда һәркем үзенең татар кланын булдыра, аны үстерә һәм татарлар яши торган биш шәһәргә сәфәр ота ала, шулар арасында Истанбул, Алма-Ата, Төмән, Уфа, Казан бар», диелә иҗади төркем хәбәрендә. Проектны оештыручылар уен кагыйдәләрен аерым биткә туплаган. Шулай ук «Миллиард.Татар» проекты татарларга үзара ярдәм мәйданчыгына әверелде. Проектта теркәлгән һәр кеше татар кешесенә ярдәм тәкъдим итә һәм башка кеше бу ярдәмнән файдалана ала.