Марат Хөснуллин: Путин ярдәмендә торак, юллар төзү буенча рекордлы күрсәткечләргә ирештек
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Владимир Путинны дәүләт башлыгы вазифасына рәсми рәвештә керешүе белән котлады. Вице-премьер мартта узган сайлау нәтиҗәләренең рекордлы булуын билгеләп үтте – бу россиялеләрнең ышанычы һәм зур теләктәшлеге хакында сөйли.
«Соңгы елларда ил бик нык үзгәрде, күп кенә мөһим программалар гамәлгә ашырыла. Биредә төзелеш тармагы да искәрмә түгел. Президент ярдәмендә без торак һәм юллар төзү буенча рекордлы күрсәткечләргә ирештек, масштаблы проектлар гамәлгә ашырдык», - дип язган Хөснуллин телеграм-каналында.
Искәртеп узабыз, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә РФ Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант бирде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.