Татарстанда «Җырлыйк әле, матурым!» дигән яңа уен тамаша башлана
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 31 июльдән Татарстанда «Җырлыйк әле, матурым!» дигән яңа уен онлайн-тамаша башлана. Биредә татар эстрадасының танылган өйләнмәгән артисты үзенә пар эзли, шулай ук тамашачылар өчен онлайн-концерт үткәрә.
Яңа проектның беренче йолдызлы кунагы җырчы Лэйна булачак. Шоуда шулай ук Марат Яруллин, Айдар Рәкыйпов, «Казан Егетләре» төркеме, Гөлназ Батталова һәм Римма Никитина катнашачак.
Конкурсның үзенчәлеге шунда: биредә тамаша геройлары дәгъвачыларны күрмичә тавышларын гына ишетеп, үзләренә яр сайлый.
Лэйна онлайн-шоу башында тамашачылар өчен зур булмаган концерт бирәчәк. Эфир дәвамында йолдыз катнашучыларга сораулар бирә, алар белән әкрен биюгә чыга, катнашучылар аның өчен башкарачак җырларны тыңлый. Соңыннан ул үзе сайлаган кеше белән дуэтта бергә җыр башкарачак һәм романтик очрашуга китәчәк.
Төшерүләр Татарстан Республикасы районнарының матур урыннарында узачак. Беренче эфир Лэйнаның туган ягы - Кукмара районында була.
Татарстанлылар онлайн-шоуны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»да «Иң шәп татарча җырлар» берләшмәсендә һәм Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә карый алачак. YouTube видеохостингында шоуны «ТАТАРСТАР» каналында карый аласыз.