Нурлатцам напоминают о требованиях по размещению огнетушителей
Инспекторы Нурлатской 73 пожарно-спасательной части советуют не забывать о своевременном техническом обслуживании при эксплуатации огнетушителей.
Инспекторы Нурлатской 73 пожарно-спасательной части советуют не забывать о своевременном техническом обслуживании при эксплуатации огнетушителей.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналистика ветераны Әлмирә Әдиятуллинаның кызы Миләүшә әнисеннән башка тормышны күз алдына китерә алмавын әйтте. Бу хакта ул бүген Самосырово мөселман зиратында Әлмирә Әдиятуллинаны соңгы юлга озаткан вакытта сөйләде. Иң элек Әлмирә апа турында искә алу сүзләре әйтелгәннән соң, татар җәмәгатьчелеге җеназа намазын укыды. «Әни минем өчен этәргеч, юл күрсәтүче маяк булды. Барысына да ярдәм итте. Килгән барлык кешегә рәхмәт әйтәм», — диде Әлмирә апаның кызы Миләүшә. Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2021 елның 1 сентябреннән Россиядә башлангыч һәм төп мәктәп өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары үз көченә керә һәм күпләр анда республикаларның туган тел һәм дәүләт телләре статусы нинди булачагы белән кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутат Илдар Гыйльметдинов сөйләде. «Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартларында "Туган тел“ һәм "Республиканың дәүләт теле" кебек фәннәр бар. Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Тукай муниципаль районының бер авыл җирлегендә терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Эпизоотик чыганак һәм имин булмаган пункт территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», — диелә документта. Авыру чыганагы Бәтке авыл җирлегенең Бәтке авылында Заречная урамындагы 15Б йорт адресы буенча билгеләнгән. Указ нигезендә, биредә авыру хайваннарны дәвалау... Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 30, Чаллыда — сигез, Тукай районында — җиде, Бөгелмә районында – ике, Актаныш һәм Баулы районнарында берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...
Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 28 июля 2021 года.
Неустановленное лицо похитило чужой велосипед «Форвард» с территории магазина в центре города Нурлат.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына балалар пособиесен нәни гражданнар өчен каралмаган товарлар, эшләр һәм хезмәтләргә, аерым алганда, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләргә сарыф итүне тыя торган закон проекты тапшырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Документ нигезендә, балалар пособиесе өчен ата-аналар яки опекуннарның «Мир» картасына беркетелгән «социаль электрон счет» булдырырга тәкъдим ителә. Дәүләт, финанс булмаган процессинг үзәге мәгълүмати системасын кулланып, әлеге... Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда капиталь төзекләндерүдән соң алты хастаханә ачылачак. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 15 объектта эш баруын әйтте. Барлык объектларда төзелеш-монтаж эшләре яртысыннан артыграк күләмдә башкарылган. «Азнакай, Буа, Түбән Кама, Мөслим, Лениногорск үзәк район хастаханәләрендә, Түбән Каманың Менделеев урамындагы балалар хастаханәсендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә»... Читать дальше...
На сегодняшнее утро зерновые убраны с 44 процентов всех площадей.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан Экспо» үзәгендә узачак KazanSummit-2021 күргәзмәсенә шәһәр халкы да килә алачак. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта 5 мең квадрат метр мәйданда күргәзмәдә 89 экспонент катнашырга теләк белдергәнен әйтте. «Татарстан гына түгел, башка төбәкләр, Казахстан, Азәрбайҗан, Төркия стендлары да булачак. Хәләл товарлар сатып алып булачак. Казан шәһәре халкын һәм кунакларын күргәзмәдә катнашырга чакырабыз», — дип белдерде Талия Миңнуллина. Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Нурлат районының Чуаш Мәнҗесе авылында бер йортның ишегалдындагы коеда 35 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Тикшерүчеләр аның тәнендә киселгән урыннар һәм буган эзләргә юлыккан. Шул ук көнне Нурлатта тимер юл рельсында аның 57 яшьлек ирен табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында низаг купкан. Ир-ат, хатыныннан көнләшеп, аны үтергән һәм мәетен коега ташлаган. Шуннан соң Нурлатка киткән һәм үз-үзенә кул салган. Читать дальше...
Татарстан икътисадына төрек инвесторлары 2 млрд доллар керткән. Шул ук вакытта республика инвестицияләрендә Көнбатыш илләре өстенлек итә.
Ужасная трагедия произошла в селе Чувашская Менча Нурлатского района.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit-2021дә чит илләрдән иң зур делегация Төркиядән булачак. Аңа 50 ләп кеше керәчәк. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта Төркиянең Татарстанның төп инвестицион партнерларының берсе булуын искәртте. «Инвестицияләрнең күпчелеге Төркиядән килә. Төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән. Төрекләр моңарчы „Алабуга“ икътисади зонасына гына килә иде... Читать дальше...
Такую инициативу национальный автомобильный союз направил в правительство РФ.
В Татарстане зарегистрировано 49 новых случаев COVID-19, из них 6 – завозные, 43 – контактные.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Мөфти Равил Гайнетдин журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ветеран журналист, җәмәгать эшлеклесе, фидакарь зат — Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллинаның вафаты сәбәпле, аның туганнарының, каләмдәшләренең һәм бар өммәтебезнең кайгысын уртаклашам», — диелгән кайгынамәдә. Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Яңа кешеләр» («Новые люди») партиясеннән алты кандидат Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырган. Аларның кандидатураларын партия съездында раслаган булганнар. 17-19 сентябрьдә узачак Дума сайлауларында катнашу өчен «Яңа кешеләр» партиясе 239 кандидат тәкъдим иткән. Алар арасында Татарстанда яшәүче алты кеше бар. Алар үзләрен тәкъдим итү өчен документлар әзерләгән һәм аларны Үзәк сайлау комиссиясенә теркәү өчен тапшырганнар. Косметика... Читать дальше...
Инцидент произошел в одном из районов Санкт-Петербурга, а данным видеороликом уже заинтересовался следственный комитет региона.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ветеран журналист, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина белән бүген Самосырово мөселман зиратында хушлашачаклар. «Җеназа намазы 14:30да Мамадыш трактында урнашкан Самосырово зиратында булачак», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фонды матбугат хезмәткәре. Искәртеп үтик, Әлмирә Әдиятуллина бүген Казанда вафат булды .
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең I Уеннарына әзерлек төгәлләнеп килә. Әлеге ярышлар спорт бәйрәме булып кына калмаячак, ә анда катнашучы халыкларның дуслык символына да әвереләчәк, дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика оештыру комитеты киңәшмәсендә. «Бу – спорт бәйрәме генә түгел, ә уртак тарих, мәдәни һәм рухи кыйммәтләр белән бәйләнгән халыкларның дуслык символы да», - дип белдерде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге... Читать дальше...
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмирә ханым Әдиятуллинаның вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар милләте һәм Россия өммәте олы югалту кичерә: безнең арадан бүген халкыбызның горурлыгы һәм йөз аклыгы, күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, „Мөслимә“ оешмасы җитәкчесе, илебез мөселманнарының хокукларын яклаган һәм милли яңарышның... Читать дальше...
2020 елның язында Владикавказ халкы чикләүләр аркасында эшсез калучыларга ярдәм таләп итеп урамнарга чыккан иде. Полиция белән бәрелеш булды.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Хокук саклау органнарына Finiko финанс оешмасы вкладчыларыннан йөздән артык гариза килгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Руслан Дәүләтьяров «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Акчаның күләме – төрле, кемдер – 100-500 мең, кемдер бер миллион сум салган. Хәтта 8 миллион сум салучылар да бар. Бүген Россия буенча гаризаларның саны меңнән артып китә», - дип искәртте спикер. Дәүләтьяров чынлыкта вкладчыларның күбрәк булуын әйтте. Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.