Гамил Афзалның тормыш иптәше Нәфисә Афзалова вафат
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тормыш иптәше Нәфисә Гани кызы Афзалова вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать әфәнде Шаһиев җиткерде, дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте. "Нәфисә ханым озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә сәркатип булып эшләде. Исемнәре татар дөньясына танылган язучыларның бик күп әсәрләре аның кулы гына түгел, җаны аша узып укучыга барып иреште", диелә хәбәрдә. Читать дальше...