Мөфтияттә хәләл базар үсеше хакында фикер алыштылар
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә «Продукцияне маркировкалау һәм мониторинг буенча экспертиза үзәге» ҖЧҖ директоры Александр Иванович Даган һәм эшмәкәр Рамил Миңнеханов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Кадыйров катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Җитәкчеләр якынлашып килүче XII «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисад саммитының программасы буенча фикер алыштылар. Мөфти хәзрәт саммит көннәрендә эшләячәк Диния нәзарәте мәйданчыклары белән таныштырып узды.
Алга таба эшлекле сөйләшүне дәвам итеп, хәләл базар үсеше өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту ниятеннән, саммит вакытында кул кую ниятләнгән меморандум проекты буенча сөйләшү узды.