Татарстан Язучылар берлеге съезды 26 февральгә билгеләнде
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы съезды 26 февральдә булачак. Бу хәбәрне берлек идарәсе рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте. Бүген Язучылар берлегенең идарәсе җыелды, Идарә утырышында хәл ителгән төп мәсьәлә ~ Язучылар берлегенең чираттагы съездына әзерлек иде.