Чүпрәледә полиция аз керемле гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшыра
(Чүпрәле, 27 декабрь, «Татар-информ», «Туган як» , Рәшит Фәтхуллов). Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Чүпрәле районында күркәм традиция буларак полиция күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыра башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яңа Чокалы авылында яшәүче Фәния һәм Ранис Арслановлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Олы кызларына сигез яшь булса, аннан соңгы Дияз белән Ниязга алты һәм ике яшь кенә. Алты яшьлек Диязны тәбрикләргә бүген әлеге гаиләгә Россия... Читать дальше...