Татарстанда янгында кешеләр һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү башлады
Прокуратура Татарстанда янгында кешеләр үлеменнән соң тикшерү башлады. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Элегрәк «Татар-информ» Алексеевскида шәхси йорт януын хәбәр иткән иде . Янгында өч кеше һәлак булган, 16 яшьлек яшүсмер янган өйдән чыга алган. Ул хәбәр иткәнчә, йоклар алдыннан барысы да спиртлы эчемлекләр эчкән. Янгын булган урынга район прокуроры Павел Абрамов килде. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Эшне тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынды.