Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 09.10.2020

Казанда ришвәт алуда шикләнелүче полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ришвәт алуда шикләнелүче полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Чыганак мәгълүматлары буенча, Илназ Ситдыйков — «Сафиуллина» полиция бүлеге башлыгы урынбасары кулга алынган. Аның кабинетында тентүләр узды. Агентлык мәгълүматлары буенча, Ситдыйков һәм тагын берничә полиция хезмәткәре «Суконовские» җинаятьчел төркеме — зур булмаган кибетләр һәм түләүле... Читать дальше...

Татарстанда Кама-Ык тыюлыгы махсус сакланучы объектлар реестрына кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Кама-Ык тыюлыгы республиканың махсус сакланучы табигать территорияләре реестрына кертелде. Төбәк хөкүмәтенең тиешле карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «Татарстан Республикасында махсус сакланылучы табигать территорияләре дәүләт реестрына <…> түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: түбәндәге эчтәлекле Кама-Ык бүлекчәсенә өстәргә: Кама-Ык <…> комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт тыюлыгы», — диелә документта. Читать дальше...

Салават Фәтхетдинов машинада начар йөрүче хатын-кызлар турында фикерен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Интервьюда ул ачыктан-ачык хатын-кызларның ике тибын ошатып бетмәвен белдерде. Алар — рульдә начар йөрүчеләр һәм сүгенүче хатын-кызлар, дип аңлатты артист. «Ике нәрсә бар, мин яратмаган хатын-кыз — сүгенүче хатын-кыз һәм машинада йөри алмаучы хатын-кыз шофер. Бәреп үтерәсәм килә! Калган очракларда мин хатын-кызларны яратам», — дип уртаклашты ул. Читать дальше...



«Экият» курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Экият» татар дәүләт курчак театры ике спектаклен тифлокомментарийлар белән күрсәтәчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. 11 октябрь көнне Курчак театрында Л.Кожевниковның «Гуси-лебеди» спектаклен начар күрүчеләр тифлокомментарийлар белән карый алачак. Икенче спектакль — Илгиз Зәйниевның өлкәннәр өчен куелган «Әлфия» музыкаль курчак спектакле. Аны начар күрүчеләр 18 октябрь көнне карый алачак. Спектакльләр өчен тифлокомментарийларны... Читать дальше...

Нурлат гимназиясендә “түгәрәк өстәл” форматында сөйләшү үтте

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Психолог, әти-әниләр, укучылар катнашында узган бу аралашуда “Син үзең генә түгел” балалар ышаныч телефонына кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген уен формасында ачыкладылар.

Пенза шәһрендә татар телен өйрәнү өчен төркем туплау дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Пенза шәһәрендә татар телен өйрәнү өчен төркем туплау дәвам итә. Бу хакта «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында язылган. Пензада 4 октябрьдә тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ягнуразовой Динә Равильевна җитәкчелегендә мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнә башлаганнар, алмашлыкларга аерым игътибар биргәннәр. «Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте», — дип язылган иҗтимагый оешма сайтында. Төркемдә «WhatsApp»та өйрәтүче чат булдыру идеясе барлыкка килгән. Читать дальше...

Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 10 октябрьдә, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән... Читать дальше...



34 сәяхәтче Татарстанга курорттан Covid-19 авыруын ияртеп кайткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга курортлардан кайткан 34 кеше яңа Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Бүгенгә Россия Федерациясе курортларыннан һәм чит илләрдән, Төркиядән килгән 34 очрак [теркәлгән]. Читать дальше...

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны ноябрьдә иң күбе булыр дип фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар күрсәткеченең пигы агымдагы елның ноябрь ае башына туры киләчәк. Бу Сбериндекс порталында урнаштырылган «Сбер» фаразыннан күренә. Аналитиклар куллана торган модель буенча, ил халкы саклау чараларын үтәгәндә, эпиде  мия пигы 8 ноябрьдә узачак. Бу көнне тәүлек эчендә авыручылар саны 16,8 мең кешедән артып китәчәк. Әгәр дә россиялеләр үзләрен пандемия булмаган кебек тотса, авыручыларның максималь саны бер көн эчендә 23,3 мең кешедән артып китәчәк. Читать дальше...

Әлмәт мәктәбендә балаларны ашатмау турында мәгълүматны прокуратура тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт шәһәренең 21 нче номерлы мәктәбендә инде бер атна дәвамында балаларны ашатмаулары турындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Социаль челтәрләрдә Әлмәттә яшәүче хатыннын мөрәҗәгате барлыкка килде. Хатын-кыз 21 нче номерлы мәктәптә инде бер атна дәвамында балаларны ашатмауларын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, туклану өчен түләү дә гамәлдә калган. Читать дальше...

Белгечләр транспортта Covid-19 авыруын йоктырмау өчен киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институты мөдире Вадим Покровский җәмәгать транспортында үзеңне ничек саклау турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Кассага килгәндә түгел, ә метрога керү юлына берничә дистә яки йөз метр калганда ук, битлек кию мөһим», — диде Покровский. Аның сүзләренчә, бу урыннарда күп кеше җыела, һәм аларның күбесе, гадәттә, битлек кими. Читать дальше...

Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында беренче спектакль чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең яңа бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгы үзенең беренче спектаклен күрсәтте. «Әлиф» командасы «Һава» пластик спектакленең ябык премьерасын тәкъдим итте. «Һава» спектакленең режиссеры — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Тамашачы алдында бию, ягъни, пластик хәрәкәтләр белән Айсылу Мирхафизхан чыга. Тамашачы артында — пульт янында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Һәр тамашачыга микрофоннар бирелгән, башкаручы Айсылу... Читать дальше...

Кеше үтерүдә шикләнелгән Буаның элекке башлыгы Садретдинов ришвәт алуда да гаепләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре 17 ел элек заказлы үтерүгә катнашы булуда шикләнеп сак астында булган элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновка карата яңа җинаять эше кузгатты. Хәзер аны ришвәтчелектә дә гаеплиләр, ике җинаять эше буенча да күрсәтмәләрне мошенник дип табылган бер үк кеше бирә. Бу турыда Тикшерү органы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерү белешмәсе буенча, Әгъләм Садретдинов, имеш, 2000 елдан 2006 елга кадәр Буа районы башлыгы булганда ришвәтләр алган. Читать дальше...


Музыкальные новости




Персональные новости




Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 32 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус авыруының 32 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелеге (Роспотребнадзор) хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Үткән тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы 7 мең 480 очрак бар», — диде Авдонина. Читать дальше...

Декреттагы ирләр: Бала белән өйдә утыру ошый, тик бераз кимсетә — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Декретта утыручы ир белән хатынның хокукларын тигезләштерергә. Тиздән декретта утырган ирләр, хатын-кызлар кебек белемне күтәрү курсларында һәм башка һөнәргә укырга мөмкин. Әлегә бу закон проекты әзерләнә генә. Әмма аны тәкъдим итүчеләр декреттагы ирләрнең хокуклары бозыла дип саный. Илдә күпме хатын-кыз, күпме ир декретта утырганы исәптә түгел. Бары тик 1,47 миллион кешенең бала карау өчен бирелә торган ялда утырганы билгеле. Белгечләр ирләр саны күп түгел дигән фикердә. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы ял көннәрен өйдә уздырырга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов Россия кешеләренә ял көннәрендә өйдән чыкмаска һәм җәмәгать урыннарында ял итүдән баш тартырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, җәяү һәм җәмәгать транспортында йөрүләрдән баш тарту Covid-19 авыруы таралуын киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Кайбер төбәкләрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Без гражданнарга якынлашып килүче ял көннәрен өйдә гаиләләре белән уздырырга киңәш итәбез. Читать дальше...

Татарстан хәләл продукция экспортлауны 1,5 миллион долларга кадәр арттырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан агымдагы елда хәләл продукция экспортын 1,5 миллион долларга кадәр арттырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Татарстан «Хәләл» продукциясе экспортын үстерү юнәлешендә актив эшли. «Ел башыннан әлеге юнәлешне үстерүне максат итеп куйдык, стратегия төзедек. Хәзер бу продукциянең... Читать дальше...

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net