Кама Аланында картинг буенча ярыш узачак
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). 16 августта 10.00 сәгатьтә Кама Аланында «Honda GX200» классында картинг буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ кубогы узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Узышларда армия, авиация һәм флотка ярдәм итү республика җәмгыятенең барлык картинг клубларыннан вәкилләр катнаша. Ярышлар «Олимпия» спорт комплексында башлана.