Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 13.08.2020

Казан ханлыгы турындагы китап Германиядә кабат нәшер ителде — «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», «Идел» , Мөршидә Кыямова). Михаил Худяковның «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» китабы Германиядә кабат нәшер ителде. Әлеге китап төрек телендә дөнья күрде, Амазон сайты аша таратыла. Татарлар тарихын өйрәнгән беренче рус галименең әлеге хезмәтен Төркиядә яшәүче милләттәшебез, әдәбият галиме, тәрҗемәче Роза Корбан һәм аның ире тарих фәннәре докторы, доцент Иклил Корбан русчадан төрекчәгә тәрҗемә итте. Исегезгә төшереп узабыз, 2008 елда әлеге китап Германиянең «Эпубли» нәшриятында дөнья күргән иде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Курган» зират комплексын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның яңа «Курган» зират комплексын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Комплекс М7 «Идел» автомобиль юлының 825нче чакрымында урнашкан. «Курган»ны 2017 елда төзи башладылар, эшләр 2019 елда тәмамланды. Ул 147,5 мең кабер урынына исәпләнгән. Яңа зират Татарстан башкаласын ким дигәндә 30 елга җирләү өчен урыннар белән тәэмин итәр дип көтелә. ТР Президенты административ бинаны һәм хуҗалык корпусын карап чыкты... Читать дальше...



Алексей Песошин Чаллыда илкүләм проект буенча төзекләндерелгән юлны ачты

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 13 август, «Татар-информ»). Чаллыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда Машина төзүчеләр урамы буйлап юл хәрәкәтен ачу тантанасында катнашты. Традиция буенча, яңартылган юлдан беренче булып Россия һәм Татарстан әләмнәре белән бизәлгән «КАМАЗ» йөк машиналары үтте. Эшне "Камдорстрой" тресты» компаниясе алып башкарды һәм планлаштырылган сроктан алда төгәлләде. Бүлеп бирелгән акчаларның күләме 283,57 млн сум тәшкил итте. Әлеге акчага ремонтчылар өч километр юл полотносын яңартты... Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 августта, Татарстанда һава шартларының җитди начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Төнлә һәм көндез республикада көчле яңгыр, шулай ук яшенле яңгырлар явачак. Секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Бүген һәм иртәгә республикада айлык явым-төшем нормасының яртысы яварга мөмкин, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Пастила – витаминная радость

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Дания Ахунзянова сезон созревания яблок никогда не упускает. И одно из лакомств, которое она заготавливает из этого фрукта, – пастила.



Казанда «Татар-информ» агентлыгының 30 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).  Бүген Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Бу безнең тарих… » дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Анда Казан фотографы Рамил Гали 1980-1990 елларда иҗат иткән фотоельязма тәкъдим ителә. «Хезмәттәшләр, барыгызны да әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм. Беренче шундый күргәзмә быел җәй көне Горький паркында ачылды. Фоторәсемнәр безнең республика тарихына багышланган. Читать дальше...

Кырымтатар театры мөдире вазифасыннан киткән, труппада 30 кеше авырый

Azatliq.org 

Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының мөдире Меджиде Мельгазиева белән мәдәният министрлыгы килешүне озайтмаган соң ул вазифасыннан киткән. Театрда аңлашмаучанлык дәвам итә.

Татарстанда гриппка каршы вакцинация 1 сентябрьдән башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 1 сентябрьдә республикада яшәүчеләргә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Вакцинаны без 20 август тирәсендә булыр дип көтәбез, шуңа күрә 1 сентябрьдән прививка компаниясе башлана. <…> Быел барыгызны да гриппка каршы прививка ясарга чакырабыз, бүгенге көндә ул кирәк», — дип ассызыклады спикер. Читать дальше...

Казаннан халыкара авиаэлемтәне 1 сентябрьдә яңадан башларга ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казан аэропорты 1 сентябрьдән халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау өчен рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта TourDom.ru порталы авиация даирәләренә якын торган чыганакка сылтама белән хәбәр итә. «Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, рейсларга карата кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дондагы һава аланнарында пассажирларны кабул итү һәм озатуның сыйфатын бәяләргә тиеш. Читать дальше...

Миңнеханов штабында кешеләрнең үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруы хакында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы әгъзалары социаль эшкуарлык өлкәсендәге экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты. Кешеләргә үз-үзләрен реализацияләү өчен тиешле шартлар тудыра торган механизмнар дискуссиянең төп темасы булды. Бүгенге көндә Татарстан гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда уникаль тәҗрибәгә ия, дип белдерде штаб рәисе урынбасары Айрат Мөбарәкшин. Читать дальше...

Татарстан Президенты Биектауда яңа бассейн ачты һәм балалар бакчасы төзелешен карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау авылында яңа йөзү бассейнын ачты. Биредә ул яңа «Байгыш» балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Бассейнда тәүлегенә 576 кеше йөзеп чыга алачак. Балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов яңа бассейн бинасын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген Биектау районы актив үсештә... Читать дальше...

Беларуста БелАЗ хезмәткәрләре эш ташлады

Azatliq.org 

Беларус автомобиль корылмасы эшчеләренең забастовкага чыгуын интернет-сайтлар һәм Telegram-каналлар хәбәр итә. Корылма җитәкчелеге забастовка турында хәбәрләрне кире кага.

Кондратьев сайлау көннәрендә булачак саклык чаралары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). 25 августка кадәр Татарстанның барлык участок сайлау комиссияләре Covid-19 авыруы таралуга каршы саклык чаралары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте. «25 августка кадәр барлык участок сайлау комиссияләре кирәкле саклык чаралары белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Ул тавыш бирү башлануга егерме көн кала эшләнәчәк. Гомумроссия тавыш бирүдә алай булмады»... Читать дальше...

Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстан киносы көннәре мини-фестиваль рәвешендә була һәм Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә. Быел Татарстан киносы көннәре ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм Казанда 24 — 30 август көннәрендә үтә. Атна дәвамында тамашачыга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясенә кергән фильмнар күрсәтеләчәк. Фестиваль фильмнары «Мир» кинотеатрында үткәрелер дип көтелә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан метросында пилотсыз поездлар җибәрү идеясен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казан метросы пилотсыз эш режимына күчәргә мөмкин. Әлеге мөмкинлек турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте президенты Андрей Бокарев җитәкчелегендә компания вәкилләре белән фикерләште. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан метросында пилотсыз хәрәкәтне оештыруны «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте идарәчесе Андрей Романчиков тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, метрода пилотсыз хәрәкәт кеше... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

Александр Розенбаум рассказал о дополнительном источнике дохода: "Не бомжовые заведения"





Персональные новости
Россия

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS





Андрей Кондратьев: Сайлау иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстанда 11-13 сентябрьдә булачак сайлаулар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. «Бездә тавыш бирү вакытына кагылышлы бернинди үзгәрешләр булмаячак. Өч көн дәвамында иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирәбез. Без кайвакыт иртәрәк тавыш бирү турында карар кабул иттек, ул авылларга кирәк иде. Читать дальше...

Миңнехановка кырларны кеше катнашыннан башка эшкәртә торган җайланма тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановк Биектау районына сәфәре барышында туфракка ашлама кертә торган яңа җайланмаларны карады. Яңа техниканы куллану аграрийларга кырларны эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга – җитештерүчәнлекне арттырырга һәм кыйммәтле препаратларны янга калдырырга мөмкинлек биргән. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов «Казансельмаш» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән аралашканда җитештерүнең ничек үсеш кичерүен... Читать дальше...

Татарстан компанияләренә үзләренең социаль нәтиҗәлелеген бәяләргә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан компанияләренә «Россидә югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Чараның төп бурычы — социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү, дип хәбәр итә оештыручылар. Якынча 15 номинация каралган. Аерым алганда, производстволы өлкәдәге һәм производствосы булмаган өлкә оешмаларында эш урыннары булдыру... Читать дальше...

Роспотребнадзор мәктәптә коронавируска бәйле кертеләчәк үзгәрешләр турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы аркасында кертелгән санитар кагыйдәләр гамәлдә булган шартларда мәктәпләрнең эшчәнлеге турында аңлатма бирде. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без дәресләрне төрле вакытта башларга тәкъдим итәбез: сыйныфларның бер өлеше — 8.00, икенчесе 8.15 сәгатьтә килә ала һ.б. Моны эшләп була. Читать дальше...

Иваново мөфтие, Россия мөфтиятеннән китеп, Крганов мөфтияте белән килешү төзегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпин (ул моңа кадәр мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән РФ мөселманнары Диния нәзарәтеннән низаглашып чыккан иде) Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов белән килешү төзегән. Ляпин һәм Крганов очрашуына багышланган пресс-релизда шул хакта әйтелә. Бу турыда « Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Очрашу нәтиҗәләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Иваново мөфтияте мондый килешүләрне Мордовия, Татарстан, Пенза... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Шикарный и практичный стиль Елены Джокович из базовых вещей


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вячеслав Бутусов

Удачные выходные в Воронеже: Вячеслав Бутусов, выставка «Агитпоезд» и экскурсия «Мир! Труд! Май!»



Москва

Продолжается реализация квартир в лучшем ЖК у моря по версии Crimea Development Awards

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net