Чирмешән районында мәктәпкә баручы 203 балага уку әсбаплары тапшырылачак
(Чирмешән, 12 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, 203 бала ярдәм алачак. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тутырырга иганәчеләр ярдәм иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Уку-язу кирәк-яраклары тутырылган бакчалар беренче сыйныфка баручы 32 балага биреләчәк, ә калганнары - 2-11 сыйныф укучылары. Иганәчеләр ярдәме белән тутырылган букчаны тәрбиягә алынган ун бала да алачак.