Өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда өч яшьлек улын үтергән ана кеше психик авырулар хастаханәсенә җибәреләчәк. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Суд-психиатрик экспертлар комиссиясе хатын-кызда хроник психологик тайпылыш билгеләрен ачыклаган. Бу аны үз холкын аңлаудан, үз гамәлләренең иҗтимагый куркынычсызлык тудыруын һәм алар белән идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм итә», — диде Шептицкий. Читать дальше...