Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланды. Шулардан 37 кеше моңа кадәр коронавирус эләктергән авырулар белән аралашкан, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. 5 кеше хастаханәгә озатылган, калган 34 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова. Читать дальше...