Башкортстанда 100 яшьлек ветеранны үтерүчеләрне табучыга 500 мең сум вәгъдә ителде
Башкортстанның Кыйгы районы Леуза авылында яшәүче икенче бөтендөнья сугышы ветераны 100 яшьлек Иван Несмеяновны үтергәннәр.
Башкортстанның Кыйгы районы Леуза авылында яшәүче икенче бөтендөнья сугышы ветераны 100 яшьлек Иван Несмеяновны үтергәннәр.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Теләче», Эльмира Котдусова). 10 июльдәТеләченең Сабантуй уза торган мәйдан биләмәсендә намаз йорты ачылды. Бу хакта район газетасы яза. «Без районның эшләренә бәрәкәт, куаныч булсын өчен һәм дә намаз укучы кардәшләребезгә уңайлык өчен намаз йорты эшләдек. Бу изге эштә катнашкан һәр кешегә, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка олы рәхмәтлебез», -диде районның баш мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар матбугаты тарихында беренче тапкыр сырлы формада журнал нәшер ителде. «Салават күпере» журналының июльдә чыккан яңа сан тышлыгында колаклы песи сурәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Татмедиа»ның генераль директоры Шамил Садыйков безне һәрвакыт яңа эзләнүләргә этәрә. Балаларга яңа форматлар эзләргә, кызыклы проектлар тәкъдим итәргә тырышабыз.... Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән авиаэлемтәне өч эпидемиология критериясенә туры килгән илләр белән яңарта башлаячак. Бу хакта журналистларга РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС. Беренчедән, яңа коронавирус белән зарарлану саны ике атна дәвамында 100 мең кешегә 40 очрактан артмаска тиеш. «<...> башка илләрдә кулланыла торган критерийлар белән охшаш критерийлар», - дип аңлатты Голикова. Икенчедән, шул ук ике... Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Качалов театры 11 сентябрьдә яңа сезонын ачачак – билетлар сатуга чыккан. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Качалов театры 230нчы сезонын репертуарындагы хиты - Бомаршеның «Безумный день, или Женитьба Фигаро» комедиясе белән ача. Театрның кассасы бүгеннән эшли башлаган. Сатуда Зур һәм Кече сәхнәләрдә уйналачак барлык спектакльләргә дә билетлар бар. Театр кассага билет алырга килүчеләргә битлек һәм перчатка булу шарты турында искә төшерә. Читать дальше...
(Чаллы, 10 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко эш сәфәре кысаларында Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булды. Анда аңа медицина учреждениесенең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм халыкка ярдәм күрсәтү системасының ни дәрәҗәдә уйланылган булырга мөмкин булуын күрсәттеләр. Ике ел элек Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе JCI алтын мөһеренә ия булган 900 клиника исемлегенә керде. Хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев сүзләренә караганда... Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия»дән Казан шәһәр Думасы депутатлыгына кандидатлар исемлеген җитәкләде. Карар партиянең җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясендә кабул ителде. Илсур Метшиннан тыш, «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар исемлегенә медицина, мәгариф, мәдәният, бизнес, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде. Моннан тыш, кандидатлар арасында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин... Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү Татарстанның якынча 300 законын яңадан карауны таләп итә. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Казан җирле бүлекчәсенең XXXIII конференциясендә сөйләде. «Йөздән артык федераль закон төгәлләштереләчәк, ә безгә өч йөзләп республика законын анализларга туры киләчәк. Моңа ТР Хөкүмәте һәм муниципаль хакимият органнарының дистәләрчә мең норматив документын өстәргә кирәк»... Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татаркино» оешмасы карантин темасы көн тәртибеннән төшкәнчегә кадәр социаль челтәрләр аша видеоканал алып барырга вәгъдә итә. «Инстаграм-телевидение» проекты программасын оешманың матбугат үзәге хәбәр итә. Көн саен «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры битләрендә тематик видеороликлар һәм интервьюлар тәкъдим ителәчәк, кино темасына туры эфирлар үткәреләчәк, уникаль фильмнар күрсәтеләчәк. Дүшәмбе көннәрендә «Татаркино» аккаунтларында Татарстан дңокументалистлары фильмнары турында сүз барачак. Читать дальше...
(Чаллы, 10 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Чаллыга эш сәфәре барышында Республика клиник онкология диспансеры филиалын (РКОД) төзүнең барышы белән танышты. Диспансерның баш табибы Илгизәр Һидиятов кунакка сөйләгәнчә, Чаллы онкология үзәген узган ел төзи башлаганнар. Агымдагы елның сентябренә аның корпуслары тулысынча әзер булачак, җиһазларны монтажлау башланачак, ә ноябрьдә медицина учреждениесе беренче килүчеләрне кабул итә алачак. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). «Рубин» белән «Ростов» арасында 15 июльдә узарга тиешле Россия Премьер-Лигасының 29нчы туры матчы икенче көнгә (16 июль) күчерелгән һәм «Ак Барс Арена»да 18:00 сәгатьтә башланачак. Матчларның тыгыз расписаниесе һәм (VAR) видеоярдәм күрсәтү системасы белән бәйле рәвештә, шундый карар кабул ителде. Россия Премьер-Лигасы шулай ук клублар белән килештерде һәм 29нчы турның тагын бер матчын бер көнгә күчерде: Мәскәүдә «Локомотив» белән ЦСКА да 16 июльдә уйнаячак.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Музей саналган Изге София соборы гамәлдәге мәчет булачак. Төркия Дәүләт Советы Төркия Хөкүмәтенең соборга музей статусы бирү турындагы 1934 елгы карарын гамәлдән чыгарды. Бу хакта CNN Turk телеканалы хәбәр итә. Элегрәк Айя-София музей статусында иде. Мәчет мөселманнарны кайчан кабул итә башлаячагы турында хәбәр ителми. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Айя-София статусын үзгәртү турындагы мәсьәләне хәл итүне йөкләде.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда аномаль эсселектән соң суытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Температураның түбәнәюенең сәбәбе - бүген республика территориясенә килгән салкын атмосфера фронты. Алдагы төндә ул төбәккә йогынты ясавын дәвам итәчәк. Татарстанның көнчыгышында җил көчәюе һәм кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Көндез явым-төшем булу ихтималы бик аз. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе пляжда да йогарга мөмкин. Моның өчен кешеләр күпләп җыела торган урыннарда бик сак булырга кирәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында шул фикер белән Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Борис Менделевич уртаклашты. «Хәзер яңа коронавирус, аерым алганда аның су аша тапшырылмавы турында мәгълүмат җитәрлек, һәм шуңа бәйле рәвештә кешеләр пляжларга омтылды. Әмма шуны аңларга кирәк: һава-тамчы юлы белән... Читать дальше...
В рамках мероприятий, посвященных 75-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне, нефтедобытчики сделали ей большой подарок – отремонтировали квартиру.
Нидерланд хөкүмәте Донбасс күгендә алты ел элек булган МН-17 “Боинг” юлчылык очкычы һәлакәте өчен Русияне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә бирәчәк.
(Чаллы, 10 июль, Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко бүген Чаллыда берничә медицина объектында булды, шул исәптән йогышлы авырулар хастаханәсендә дә. Анда коронавирус белән авыручыларны дәвалау туктатылып тормаган эш шартларында капиталь ремонт дәвам итә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, реконструкция катлаулы шартларда уза, әмма бернигә дә карамастан, дәвам итә. Май ахырында биредә дәвалау корпусы файдалануга тапшырылды, чиратта тагын берничә блок тора. Читать дальше...
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан Кремленнән ерак түгел җир эшләре вакытында эшчеләр казыганда иске фундамент өлешенә төшеп җитте. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова редакция мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр иткәнчә, бу хәл турындагы мәгълүмат археологларга тапшырылган. ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитетында борынгы корылмаларның калдыкларын ачыклау фактын расладылар. «Бу урынга археология, контроль һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре җибәрелде... Читать дальше...
Собор музейга әйләндерелгәнчегә кадәр мәчет буларак кулланыла иде. Аны хәзерге төрек дәүләтенә нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрек япты.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Соңгы айда коронавирус пандемиясе дәвам итү һәм чикләү чараларын акрынлап бетерү фонында Россия туристларының Татарстанга карата кызыксынуы артты. Сәяхәтчеләр өчен Biletix сервис тикшеренүләре нәтиҗәләре әнә шундый. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә. Республика июнь аенда авиарейсларда урыннар броньлау арткан юнәлешләр буенча беренче өчлеккә керде. Татарстанга очучы самолетларга броньлау күләме 38 процентка арткан, бу күрсәткеч буенча төбәк өченче урында тора. Броньлау саны 57 процентка артып... Читать дальше...
В Нурлате прошло совместное комиссия по противодействию коррупции
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Диния нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде. Бу хакта нәзарәт сайтында хәбәр ителә. Бүген Нәзарәттә шәригать белгечләре һәм казыйлар катнашында Татарстан Республикасында Корбан бәйрәмен үткәрүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм шәригать бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәрләре катнашында үтте. Читать дальше...
Сегодня, 10 июля, в зале заседаний Совета района под началом заместителя главы района Ильяса Ахметзянова прошло совещание по вопросу безопасности жизнедеятельности населения в Нурлатском районе. В повестке дня рассмотрели 4 вопроса.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлары өчен» медале тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган рәсми кәгазьдә: «Татар халкының милли традицияләрен һәм рухи байлыкны саклауга һәм пропагандалауга керткән өлеше, шулай ук татар халкының легендар җырчысы... Читать дальше...
Это неприятное растение наносит ущерб не только культурным растениям, но и создает угрозу здоровью человека.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.