Марат Җәббаров быел игенчелек өчен һава торышы уңай булуын әйтте
(Лаеш, 2 июль, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел игенчелек өчен һава торышы кулай булуын билгеләп узды. «Быел безне һава торышы иркәли», — диде ул журналистларга Лаешта «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә.
«Урып-җыюга әле бер ай бар. Дәүләт программасы буенча 4 млн 90 мең тонна уңыш алу ниятләнә. Һава торышы шундый яхшы булса, бөтен җыйган уңыш безнеке булыр», — диде Марат Җәббаров.
Министр бүген «Кыр көне»ндә дә һава торышы бик яхшы булуын, төнлә яуган яңгыр тузанны басканын, хәзер җиләсрәк һава бик уңай булуын билгеләп узды.