Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 28.07.2020

Түбән Камада трамвайлар хәрәкәтен интернеттан күзәтеп булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Яндекс.Транспорт системасыннан Түбән Камада трамвайлар хәрәкәтен күзәтеп булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Кирәкле трамвайның кай тирәдә икәнен һәм аның күпме вакыттан киләчәген белү җиңелләште. Системада барлык трамвайлар да махсус билгеләр белән күрсәтелгән. Картада транспортның кайда икәнен реаль вакыт режимында карарга, ә тукталыш билгесенә басып, аның күпме минуттан соң килүен күрергә мөмкин. Мәгълүмат һәр 30 секунд саен яңартыла.

Мамадышта кыр батырларына акчалата премия түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының «Агросәнәгать комплексының азык-төлек программасы» ширкәте базасында комбайннар парады узды. Һәр машина гадәттәгечә урып-җыю кампаниясе алдыннан тикшерү узды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Хуҗалыкта комбайнчылар өчен хезмәт хакына өстәмә түләүләр каралган. Иң яхшы комбайнчы 50 мең сум күләмендә премия алачак. Икенче урынны алган комбайнчы — 30 мең сум, ә өченчесенә 20 мең сум биреләчәк. Радислав Уразлин быел 34нче тапкыр урып-җыю кампаниясендә катнаша. Читать дальше...

Июльнең соңгы көнендә Татарстан халкы ял итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бу җомгада, 31 июльдә, Татарстан халкын тагын бер ял көне көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада эшләми торган көн мөселман бәйрәме - Корбан гаете уңаеннан билгеләнгән. Моннан тыш, бәйрәм алды көнендә, 30 июльдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.



89 яшендә заводта эшләүче Кәлимулла Миңнуллин: Мин 65 плүстә - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Риман Гыйлемханов). Узган ел 89 яшендә дә заводта эшләүче Кәлимулла Миңнуллин турында язмам чыккан иде. Гадәтем шундый: яздым да оныттым түгел, геройларым белән элемтәне югалтмыйча хәбәрләшеп яшәргә яратам. Беркөнне Кәлимулла абый үзе шалтыратты: «Риман энем, ачуланмасаң, 25 июльдә туксан яшь тула, нишләрбез икән?» — ди. — Мәҗлескә чакырасың мәллә? — Аннан тормас… Нидер әйтәсе килә моның, тик ык-мык итебрәк тора. — Заводта бик зурларлар инде үзеңне, Кәлимулла абый. Читать дальше...

Казанда «Хендэ» белән бәрелешкән «Дэу Матиз» машинасын йөртүче хатын-кыз зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда «Дэу Матиз» машинасын йөртүче хатын-кыз «Хендэ» белән булган авариядә зыян күргән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Бүген Казанның Залесный бистәсендә көндезге сәгать берләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Бистәнең  Залесная урамында «Дэу Матиз» һәм «Хендэ» машиналары бәрелешкән. Авария урынында «Дэу Матиз» машинасын йөртүче хатын-кызга ашыгыч ярдәм чакырталар һәм табиблар аңа шунда ярдәм күрсәткән. Һәлакәт урыныннан... Читать дальше...

Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына документларны почта аша тапшыра ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Авыр эпидемиологик хәл аркасында абитуриентларга документларны сайлаган уку йортларына почта аша җибәрергә рөхсәт иттеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Документлар «Татарстан почтасы»ның барлык бүлекчәләрендә заказлы хат яки кыйммәтле бандероль итеп, тасвирлама һәм тапшыру турында белешмә белән җибәрелә. Мондый хатлар көн саен тапшырыла, почта хезмәткәрләре аларга аерым игътибар бирә. Читать дальше...

Свердловскида футбол буенча ачык турнир узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Свердловскида «Рубин» футбол клубы призына футбол буенча ачык турнир узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Турнирны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Свердловск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы һәм «Рубин» футбол клубы оештыра. Турнирны Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышлау планлаштырыла. Футбол буенча ачык турнирны... Читать дальше...

Түләнмәгән ЮХИДИ штрафларының күләме ике тапкырга артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Түләнмәгән ЮХИДИ штрафының күләме ике тапкыр арта. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр. Ярты ел эчендә ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлыларга 14 меңнән артык административ материал төзегәннәр. Нәтиҗәдә, 9 мең кешенең штрафлары ике тапкырга арткан, тагын 416 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган. Шулай ук суд приставлары бурычларны түләтү өчен сатылырга мөмкин булган машиналарны кулга ала. Агымдагы елның 6 аенда бурычлыларның 234 транспорт чарасы кулга алынган. Читать дальше...



Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирус белән иң күбе урта яшьтәге кешеләр авырый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланган Татарстан халкының күбесе - урта яшьтәге кешеләр. Шул ук вакытта аларда чир уртача яки җиңел формада уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «17 яшькә кадәрге балалар авыручыларның 5 проценты - 269 кеше. Авырый торган төп төркем - 40-64 яшьлек затлар, алар 2623 кеше, бу якынча 48 процент. Читать дальше...

Казанда БДБ илләре уеннары октябрь аена күчерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда БДБ илләре уеннары сентябрь аеннан октябрь аена күчерелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде. «Уеннарны октябрь башында үткәрергә планлаштырабыз, аларны сентябрьдән күчерәбез. Без дөньядагы вазгыятькә бәйле, шунлыктан алдагы чараларның да күчерелү ихтималы юк түгел», — дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше. Өстәвенә, ул тамашачылар белән турнир уздыру мөмкин булырмы икән, диде. «Татарстан чикләүләрне бетерү буенча икенче этапта гына. Читать дальше...

«Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). 2020 елның 29 июлендә 14: 00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар шамаиле галереясендә «Хакыйкать эзләгәндә» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм Киров рәссамнарының Чистайда пленэрлар кысаларында башкарылган эшләре тәкъдим ителә. Пленэрларда «Татар шамаиле» (2019 елның феврале), «Мөселманнарның изге урыннары» (2019 елның декабре) һәм «Мөселман натюрморты» (2020 елның март ае) төп темалар булды. Читать дальше...

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе агач кисү буенча аферада тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе агач кисү аферасында тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, 2018 елда «Тукай Тепло-Газ» компаниясенең 53 яшьлек директоры, Тукай районы Түбән Суыксу авыл җирлеге Советы депутаты һәм Тукай муниципаль районы Советы депутаты буларак, Тукай районының 16 авыл территориясен төзекләндерү буенча... Читать дальше...

Төмәннең Ембай авылында унтугызынчы гасырда салынган мулла йортын төзекләндерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан,28 июль, «Татар-информ»). Төмәннең Ембай авылында Том Сойер Фест волонтерлары унтугызынчы гасырда салынган мулла йортын төзекләндерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Том Сойер Фест волонтерлары Төмәннең Ембай авылында урнашкан мулла йортын торгызуга акча җыя. Шулай ук өмәләрдә катнашып һәм төзелеш материаллары белән дә ярдәм итәргә була, диелгән хәбәрдә. Быел үткәрелгән беренче өмәдә 16 кеше катнашкан. Волонтерларның яртысы - Төмәннән, калганнары - Ембай халкы. Читать дальше...

Тинчурин театры ишегалдында ачык һавадагы беренче сәхнә төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының ишегалдында төзелгән ачык сәхнә вакытлы корылыш булмаска мөмкин. Һава торышы рөхсәт иткәндә театр аны бинадагы сәхнә белән параллель эшләтергә ниятли. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте. Тинчурин театры Татарстан дәүләт театрлары арасында беренче булып ачык сәхнәсен төзеде. Ул театрның ишегалдына урнашкан. Тамашачы урыннары дистанция саклап тезелә. Ул 94 урынга исәпләнгән. Кирәк була калса, тамашачыны күбрәк кертү мөмкинлеге дә бар. Читать дальше...

Рафаил Хәкимов: Татар теленә игътибар көчәер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Танылган татар галиме һәм сәясәтчесе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасы шатландыра. Аның таләпчән җитәкче икәнен беләбез. Ул бу эшне башлагач, ахырга хәтле җиткерәчәк. Шуңа күрә татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер дигән өмет бар. Телгә игътибар көчәер»... Читать дальше...

Казанда паркта узып баручы ике кешегә пычак белән һөҗүм иткән ир-ат тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Паркта узып баручы ике ир-атка пычак белән һөҗүм иткән Казан кешесе тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлыкка мәгълүм булганча, бу хәл Казанда Тинчурин исемендәге паркта булган. 22 июльдә кичке унынчы яртыда 25 яшьлек ир-ат ике ир кешегә пычак белән һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләрнең берсенә - 51 яшь, ә икенчесенә 38 яшь булган. Пычак белән җәрәхәтләнгән ир-атларны хастаханәгә алып киткәннәр. Читать дальше...

Ольга Павлова: Татарстанның туристлык потенциалын ачарга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). "Россия хакимияте һәм гражданнары уртак көч белән төбәкләргә туристлык потенциалын ачарга һәм шул рәвешле эчке туризмны үстерергә ярдәм итәргә тиеш". Әлеге фикерне РФ Дәүләт Думасының Социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова җиткерде. «Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, бөтен Россия буенча туристлык тармагы 200 млрд сумнан артык акча югалткан. Бу бик зур сумма. Бу - Россия икътисадының төп тармакларының берсе, без аңа ярдәм итәргә тиеш. Читать дальше...

Covid-19: еще 2 летальных случая в РТ, число погибших выросло до 41 человека

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Татарстане зафиксировано еще два случая смерти от коронавируса Таким образом число жертв Covid-19 в республике достигло 41. Об этом сообщили Минздраве РТ, сообщает «Татар-инфом».


Музыкальные новости
Оззи Осборн

Своим трудом: Келли Осборн отрицает, что похудела с помощью препаратов





Персональные новости
Анастасия Ивлеева

Блогер Ивлеева не явилась в суд на заседание по делу о дискредитации ВС России





Камалтынов Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты сайлауларында төп көндәшен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов Рөстәм Миңнехановның сайлау алды ярышында төп көндәшен атады.  «Коронавирустыр, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, башка көндәшләрне күрмим, хезмәттәшләребезне кыерсытып әйтүем түгел» — диде Камалтынов Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның төп көндәше кем дигән сорауга җавап биреп. Камалтынов аңлатканча, коронавирус — барыннан да элек, сайлау кампаниясе барышына йогынты ясый торган чикләү ул. Читать дальше...

Ринат Закиров: Президент Бөтендөнья татар конгрессының урынын билгеләп куйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасында конгрессның эшчәнлегенә бәя бирелгәнен әйтте. «Рөстәм Миңнеханов татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларында Бөтендөнья татар конгрессының урынын матур гына билгеләп куйган. Оешманың эшчәнлегенә ул ике җөмләле, шул ук вакытта, бик тирән фикерле бәя биргән. Әлбәттә, бу безнең өчен мәртәбә. Чыннан да, Бөтендөнья татар... Читать дальше...

Татарстанда Россия гвардиясе сак хезмәте өчен дәүләт хезмәтләре порталында түләп була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). ТР Дәүләт хезмәтләре порталында хәзер Россия гвардиясенең сак хезмәтләре өчен түләргә мөмкин. Бу яңа хезмәттән һәркем файдалана ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Порталда Татарстан халкына Росгвардия тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә түләү мөмкинлеге бар. Сүз гражданнарның милкен һәм юридик һәм физик затларның автотранспорт чараларын үзәкләштерелгән саклау һәм яклау... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: на территории Польши и Прибалтики готовят атаки на восток




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



БГАТОиБ

Школьники могут принять участие в конкурсе видеороликов «Байкал без пластика»



Москва

Защита обжаловала арест замминистра обороны Иванова

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net