Әлки районында яфрак азык әзерлиләр
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында яфрак азык әзерлиләр. Бу хакта җирле басма яза. Әлки — республикада иң күп сыер асраучы районнарның берсе. Районда савым сыерларының саны 13700 башка җитә. Бозаулар да күп. Районда ферма һәм комплекс терлекләре өчен җитәрлек күләмдә яфрак азык хәзерләү — мөһим бурычларның берсе. Ел саен бу эштә хуҗалыкларга оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр хезмәт коллективлары ярдәмгә килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе быел да әлкилеләргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.