Кукмара районы сулыкларында полиция хезмәткәрләре рейдлар үткәрә
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны», Эльвира Мөбарәкшина). Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Кукмара районы сулыкларына рейдка чыкты. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә сылтама белән җирле басма хәбәр итә. Патруль төркеме әгъзалары ял итүчеләр белән әңгәмә коралар, шулай ук суда үз-үзеңне тоту турында белешмәлекләр тараталар. Административ комиссия җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләргә дә ия. Читать дальше...