123ru.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 14.07.2020

Алексеевск районында сабанчылар конкурсы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Узган атнада Алексеевск районында «Иң яхшы сабанчы» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярышларда катнашучылар алдында... Читать дальше...

Путинга Covid-19 йоктырган пациентларның кан составы үзгәрүе турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы глюкозага мохтаҗ, шуңа күрә инфекция белән авыручылар канындагы шикәрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Бу хакта «Эндокринологиянең илкүләм медицина тикшеренү үзәге» оешмасы башлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы академик Иван Дедов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте. «Шунысы кызык, коронавирус беркайчан да шикәр диабеты белән авырмаган кешеләрнең канында шикәр дәрәҗәсе ике пунктка күтәрелүен күрсәтә. Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра. Китапның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр күп. Басма дүрт бүлектән тора... Читать дальше...



Роспотребнадзор: Пневмония белән авыручылар санының артуы иртә диагностикага бәйле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда пневмония белән авыручылар саны компьютер томографиясе ярдәмендә башкарыла торган яхшы диагностика аркасында арта. Әмма 2020 ел күрсәткечләрен алдагылар белән чагыштыру дөрес түгел. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә пневмония белән авыру очракларын узган ел һәм хәтта күп еллык уртача күрсәткечләр белән чагыштыру дөрес түгел. Читать дальше...

Казан — Яшел Үзән трассасында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан — Яшел Үзән трассасында «Газель» катнашындагы җитди юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Агентлыкка мәгълүм булганча, бүген кичке сәгать бишләрдә Яшел Үзән ягына бара торган юлда «Газель» катнашында куркыныч авария булган. Шунлыктан юлда зур автомобиль бөкесе барлыкка килгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, АЗС янында «ГАЗель» автомобиле бордюрга килеп бәрелгән. Шуннан машина борылып китеп, юл киртәсенә барып кергән. Читать дальше...

Чувашия татарлары Фәрит Гыйбатдинов исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең чираттан тыш утырышын уздыра. Бу хакта автономиянең инициатив төркеме хәбәр итә. Бүген Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең инициатив төркеме җыелып иртәгә утырыш уздыру мәсьәләсен караган. Инициатив төркем хәбәр итүенчә, көн тәртибенә ике мәсьәлә тора. Беренчесе - Чувашия татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы сәбәпле аның исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе. Икенче мәсьәлә... Читать дальше...

Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер, алар арасында Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бар. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башлыгы Майя Ломидзега сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «14 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Россия туристларын билгеле бер шартларда кабул итәргә әзер сигез ил бар: Төркия, Куба, Доминикана, Мексика, Мальдивы, Хорватия, Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләре. Без, һичшиксез, туристик юнәлешләр булган һәм Россия базарында ихтыяҗ зур булган илләрне алдык»... Читать дальше...

Олег Кинҗәгулов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов яшь иҗат әһеле буларак Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дәүләт стипендиясенә ия булган. Стипендиатларның исемлеге РФ Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында урнаштырылган. Яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләрен әлеге стипендиягә РФ Театр әһелләре берлеге тәкъдим иткән. Исемлектә Россиянең төрле өлкәләреннән 33 егет һәм кыз бар. «Мин бары тик остазларыма рәхмәт кенә әйтә алам. Алар... Читать дальше...



Татарстанда сазлык-болын киекләренә җәйге ау ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Сазлык-болын киек кошларына җәйге ау сезонын Татарстанда гадәти режимда – Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле чикләүләрсез үткәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте. «Әлегә без үзгәрешләр кертү өчен нинди дә булса сәбәпләр күрмибез. Ау алдагы еллардагы кебек үк башкарылачак», - диде агентлык әңгәмәдәше. Чиспияков сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә кабат аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, төнлә республикада 21-26 градус җылы булуы фаразлана. Көндез исә һава температурасы 29-34 градуска кадәр, республика көнчыгышында 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк. Элегрәк «Татар-информ» иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә, дип хәбәр иткән иде.

Табиб Covid-19 инфекциясе симптомсыз очракларының куркыныч булуы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Коронавирусны симптомсыз йөртүчеләрдән йоктыру куркынычы авыру авыр формада үтүче кешеләрдән йоктыруга караганда күпкә югарырак. Бу хакта Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Раковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.   Мондый белешмәләр РФ башкаласының Сәламәтлек саклау департаменты белгечләре тарафыннан зарарланган кешеләрнең якын контактлары арасында инфекция таралуны анализлау нигезендә алынган. Анастасия Ракова сүзләренә караганда... Читать дальше...

Нәзарәтнең «Зәкят» фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә «Мохтаҗларны ашат» акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем «Зәкят» фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сум тәшкил итә. Малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү бушлай. Моннан тыш «Зәкят» фондының... Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Думасына 30 ел эчендә йөздән артык федераль закон проекты кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 30 ел эчендә Татарстан Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 111 федераль закон проекты кертте. Бу хакта утырышта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр итте. Депутат сүзләренә караганда, 1990 елдан Татарстанның 13 закон чыгару инициативасы федераль законга әверелде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республика парламенты инициативасы белән әзерләнгән берничә федераль закон проекты каралуның төрле стадияләрендә тора. Читать дальше...

Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбе балаларны иҗади бәйгегә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе 5-14 яшьлек балалар өчен конкурс уздыра. Ул Корбан гаете бәйрәменә багышланган. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Конкурста катнашу өчен ислам һәм мөселманнарның төп тантанасына багышланган рәсемнәр, эшләнмәләр һәм шигырьләр кабул ителә. Моның өчен балаларның иҗади эшләрен (рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре) һәм Instagram социаль челтәрендәге үз битенә шигырьләр уку видеоларын йөкләргә кирәк. Читать дальше...

Приглашаем семьи Нурлатского района и города Нурлат сегодня на кукольный концерт

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В рамках "Городской среды" творческой группой Межпоселенческой центральной библиотеки Нурлатского района сегодня в парке "Семейный" (напротив Нурлатской детской школы искусств) в 18.00 будет показан кукольный концерт "Как медведь трубку нашел" по сказке Сергея Михалкова.

Казан «Эрмитаж»ында Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 31 июльдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» проекты кысаларында «Азат Галимов. Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рәссамның Франция, Италия, Германия, Төркия, Болгария һәм Кытай җирләрендәге иҗади сәяхәтләре арасында Россия, бигрәк тә Санкт-Петербург һәм Казан аерым урын алып тора. Күргәзмәне рәссам иҗатының символик үзәге булган Татарстан башкаласы күренешләре ачып җибәрә. Читать дальше...


Музыкальные новости
Диана Арбенина

Певица Диана Арбенина опубликовала редкое фото сына





Персональные новости
#123ru.net

Стартовал конкурсный отбор на участие в летней выездной программе литературного проекта «Языковая арт-резиденция»





Ольга Павлова: Балаларны диңгездә ял итү хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Балаларның ялын үз төбәгең һәм чиктәш территорияләрнең чикләре белән генә чикләү - бу аларны тулы канлы ялдан мәхрүм итү дигән сүз. Мондый фикерне Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» проекты координаторы Ольга Павлова җиткерде. «Россиядә бала хокукларының төп гарантияләре турындагы закон Россиядәге барлык балалар өчен дә ял итү хокукын күздә тота һәм балаларны территорияләргә бүләргә ярамый. Татарстанның көньякта монолагерьларда яшәү мөмкинлеге бар... Читать дальше...

Җәмәгать контроле үзәге каршында торак милекчеләре ширкәте клубы оештырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге Төбәк җәмәгать контроле үзәге каршында торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) клубы оештырылган. Якын арада беренче очрашу уздырылачак. Бу хакта төбәк җәмәгать контроле үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.  «Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе ТМШ җитәкчелегенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белемнәре җитмәү белән бәйле. Каядыр җыелыш уздыру форматы дөрес булмаган... Читать дальше...

Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады. Аларда 800 квадрат метрдан артык булмаган, аерым керү урыны булган аерым кибетләр ачылды. Аерым алганда, «Горки Парк» сәүдә үзәгендә Baden, FUN DAY, KARI, «Детский мир», «М.Видео» һәм «Лента» кибетләрендә аерым керү юллары бар. Күп кибетләр ЦУМ сәүдә үзәгендә ачылды, чөнки бинага алты аерым керү урыны бар. Үзәк ишек янында килүчеләрнең керүен сакчы координацияләп тора. Акрынлап «Мега» сәүдә үзәге дә эшли башлады. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Черундоло и пробился в 1/8 финала турнира ATP в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о создании информационной системы состояния окружающей среды





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин поручил комиссии по НТР представить перечень приоритетных направлений


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Любовь Успенская назвала россиян своей семьей



Москва

Знаменитая семья Пяк из ЯНАО в апреле отметит золотую свадьбу

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net