123ru.net
World News in Tatar
Июль
2020

Новости за 08.07.2020

Чирмешән районында бер атнада ике янгын булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). 1 июль көнне Чирмешәндә абзар янса, 3 июльдә ут Лашман авылында торак йортка зыян сала. Бу хакта район газетасы яза. Райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, район үзәгендәге Октябрь урамында чыккан ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә кичке бишенче яртылар тирәсендә телефоннан шалтыратып әйтәләр. Алар килгәндә, блоктан төзелгән, шифер түбәле абзар ут эчендә була, түбә янып бетә. Хәзер әлеге янгынның сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Актанышта яшәүче гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). Актанышта яшәүче Васил һәм Венера Вахитовлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Бергә кавышып өйләнешүләренә август аенда 43 ел тула. Әлеге бүләк 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырылды. Бу хакта район газетасы яза. Мондый чара 2008 елдан бирле июль аенда тантаналы бәйрәм шартларында уза. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале районның иң күркәм гаиләләренә бирелә. Вахитовлар — районның ихтирамга лаеклы кешеләре. Читать дальше...

Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» проекты башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» яңа проекты башланды. Әлеге проект халыкның бай җыр мирасын саклауга һәм үстерүгә йөз тота. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Тамыр» телеканалы директоры, Башкортстан Иҗтимагый палатасы һәм «Ана йөрәге» Әниләр советы әгъзасы Гөлназ Колсарина фикеренчә, безнең көннәрдә баласына бишек җырлары җырлаган әти-әниләр сирәк очрый. «Замана әти-әниләренең бишек җырлары җырларга вакыты... Читать дальше...



Татарстан мөфтияте Казандагы сукбайлар приютын шефлыкка алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте Казанда Борһан Шахиди урамында урнашкан приютны шефлыкка алды һәм йорт-җирсез калганнарга ярдәм җыюны игълан итте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Казанның «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексында көн саен йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар ризык таратыла. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән... Читать дальше...

Түбән Кама мэры хосусый клиникаларны Covid-19 белән көрәштә берләшергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин хосусый клиникалар һәм дәвалау оешмалары җитәкчеләренә пандемиягә каршы көрәш вакытында көчләрне берләштерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Очрашуда пандемия белән көрәш алып барган район хастаханәсе госпиталенә һәм сырхауханәләргә кадрлар җәлеп итү турында сөйләштеләр. Районның рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә. «Барлык җәлеп ителгән персонал махсус уку узачак, алар федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән барлык ташламалардан файдалана алачак. Читать дальше...

Казахстанда коронавирустан үлүчеләр истәлегенә матәм көне игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән кешеләр вафат булу сәбәпле, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев 13 июльне илдә гомумилли матәм көне дип игълан итте. Телевидение эфирында гражданнарга мөрәҗәгатендә ул шул хакта әйткән. Бу турыда ИА Новости яза. Казахстанда узган тәүлектә коронавирусның 1376 яңа очрагы ачыкланган. Коронавирусның расланган очраклары 51,06 меңгә җиткән. COVID-19 нәтиҗәсендә 264 кеше вафат булган. «Якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам. Шуңа... Читать дальше...

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 30 еллык юбилеена багышланган китап дөнья күрде. Анда югары уку йортының төзелү тарихы, университетның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш таба. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Чаллы шәһәре 1970 еллар азагы — 1980 еллар башында бик зур темплар белән үсә: 1976 елда 200 мең кеше, 1979 елда 300 мең кеше, 1983 елда 400 мең кеше теркәлгән. Шәһәрдә балалар күп булу педагогик кадрлар таләп... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлүнең 21 нче очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар. Пациентның берничә хроник авыруы булган, бу аның хәлен катлауландырган. Читать дальше...



Онлайн уку сәбәпле, 1 сентябрьдә мәктәптә укучыларның белемен тикшерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте. «Без билгеләр куймаячакбыз, бары тик белем дәрәҗәсен генә караячакбыз. Әгәр дистанцион уку аркасында... Читать дальше...

Президент грантлары фонды Чаллыдагы проектларга 8 млн сумнан күбрәк акча бүлеп биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 2020 елгы Президент грантларының ике бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре Россиядәге 116 моношәһәр арасында өченче урын алды. Чаллыдагы коммерцияле булмаган оешмалар 68 гариза биргән, аларның унбише хупланган. Проектларны тормышка ашыру өчен 8,6 млн сумнан күбрәк акча бирелә. Традицион рәвештә «Ключ» яшьләр театры үткәрә торган «Действующие лица» театр фестивален уздыру өчен фонд якынча ярты миллион сум бүлеп бирде. Шул ук сумманы «Танар» коммерцияле булмаган оешмасының «Табиб белән аралашу» проекты... Читать дальше...

Башкортстанда шәҗәрә бәйгесе игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Сентябрьдә Башкортстанның Аскын районында «Шәҗәрә бәйрәме» була. Бу хакта « Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Бәйрәм программасында «Төньяк-көнбатыш башкортлар» фәнни-практик конференциясе, шәҗәрә, халык һөнәрләре күргәзмәсе, «Шәҗәрә» балалар рәсем бәйгесе, «Ғәиләм минең ҡәлғәм» Республика бәйгесе гала-концерты булачак. җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Халык бәйрәме кысаларында шулай ук Шәҗәрә төзүчеләрнең республика бәйгесе дә узачак. Ачык бәйгедә мәктәп, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучылар... Читать дальше...

Чаллыда яшәүче ир-ат иптәш кызын яклап бер кешене үтергән, өч кешене яралаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшәүче ир-ат дус кызын яклап сугышкан вакытта бер кешене үтергән, өч кешене җитди яралаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Ачыкланганча, кичә кич Чаллыдагы бер йорт каршында ике төркем спиртлы эчемлекләр эчкән. Бер мизгелдә бер төркемдәге кыз башка төркемдәге ике кыз белән сугыша башлый. Шул вакытта зыян күргән кызның танышы, 34 яшьлек ир-ат... Читать дальше...

Татарстанда урман янгыннары куркынычы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 8-15 июльдә Татарстанда урыны белән урман янгыннары килеп чыгуның югары куркынычы саклана. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. IV класслы янгын куркынычы булу сәбәпле республика синоптиклары кабаттан шторм кисәтүе игълан итте. Аномаль эсселек килү сәбәпле, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый. Урман массивларында яки шуңа якын урыннарда янып китүнең... Читать дальше...

Казан театр училищесын тәмамлаган Мәскәү режиссеры Татарстанда фильм төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казан театр училищесын тәмамлаган, хәзер Мәскәүдә режиссер булып эшләүче Сергей Батаев Татарстанның Алексеевск районында «Речное авылыннан сугышчы балык» («Бойцовая рыбка из села Речное») дип исемләнгән кыска метражлы фильм төшергән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә. «Речное авылыннан Бойцовая рыбка» фильмында төп рольләрне актер Сергей Горобченко һәм «Ленком» театры актрисасы Наталья Щукина башкара. Читать дальше...

Башкортстандагы Ишембай мәчете Президент грантына ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). «Спортлы Башкортстан — көчле халык» проекты социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны субсидияләү буенча Президент грантлары фонды конкурсның икенче этабында җиңүче булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә. «Спортлы Башкортстан — көчле халык» проектын Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең үстеш буенча әйдәп баручы белгече А.А.Вәлиев җитәкчелегендәге экспертлар командасы гамәлгә ашырган. Проект милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Читать дальше...

Татарстанда яшәүче ир-ат тыелган урында су коенганда батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат тыелган урында су коенганда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ир-атның мәете Васильево бистәсендәге Сумка елгасы ярыннан 10 метр ераклыкта табылган. Бу хакта бүген 13:25 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына полиция хезмәткәре хәбәр иткән. Һәлак булган 50 яшьлек ир-атның әйберләре яр буенда табыла. Ир-атның гәүдәсен... Читать дальше...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы яңа препаратны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 юиль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус авыруына каршы булган «Коронавир» препаратын хуплады. Әлеге препаратны «Р-Фарм» компаниясе ясады. Бу хакта « РИА Новости» хәбәр итә. Бу препарат — Россиядә хупланган дарулары арасында өченче. Аңа кадәр «Авифавир» (РФПИ һәм «ХимРар» җитештерү) һәм «Промомед» компаниясенең «Арепливир» дарулары бар иде. «Коронавир» даруын бары тик стационар шартларда гына кулланырга рөхсәт ителә. Аны йөкле вакытта һәм бәби алып кайтуны планлаштырганда... Читать дальше...

Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр. «Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә. Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк. Дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә узачак. Читать дальше...


Музыкальные новости
Танец

Ансамбль из Лобни победил на Всероссийском конкурсе «Танец. Мысль. Время»





Персональные новости
Актриса

Актриса Яна Поплавская станет одним из почетных гостей Национальной премии «СВОИМ» в Нижнем Новгороде





Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итү турындагы эшне Бастрыкин үз контроленә алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Түбән Камада хатын-кызларга һөҗүм итү турындагы эшне контрольгә алган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә. Ведомство башлыгы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә тикшерү уздырырга һәм булган хәлләрне хокукый бәяләргә күрсәтмә бирде. «Татар-информ» Түбән Камада төшерелгән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Валентина Матвиенко Россиянең чикләрне ачуга әзер булуы турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия үзара хезмәттәшлек нигезендә башка илләр белән чикләрне ачу буенча эшләргә әзер. Бу хакта журналистларга Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белдерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Чикнең ике ягы бар. Россия ниндидер чикләүләр кертү, чикләрне ябу, гражданнарны кертмәү яклы түгел», — диде сәясәтче. Шул сәбәпле, ул чикләрне ачу — «ике яклы мөнәсәбәтләр һәм илләрнең Россия гражданнарын, туристларын кабул итүгә әзерлек мәсьәләсе» булуын әйтте. Моннан тыш... Читать дальше...

6 КФХ Нурлатского района приняли участие в республиканской программе “Агростартап” и выиграли грант

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Среди обладателей гранта на сумму 5 млн. рублей есть и хозяйство Рината Тимербулатова из деревни Светлое Озеро. На эти средства фермер планирует закупить 97 голов КРС и новую технику.

Спорт в России и мире
Москва

Актера Свиридова госпитализировали из-за инфицирования после операции в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Медведев вышел в полуфинал турнира в Майами, обыграв Харри


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о создании информационной системы состояния окружающей среды





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ Москва — Санкт-Петербург


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт группы "Пикник" начался с минуты молчания в память о погибших в "Крокусе"



Москва

Собянин рассказал, как город помогает москвичам получать востребованные професс

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net