Әлкидә татар токымлы атлар өчен азык әзерлиләр
(Әлки, 2 июнь, «Татар-информ»,« Әлки хәбәрләре»). Әлкинең Әхмәт авылында фермер Фәнис Бакиров атлар өчен азык хәзерләүгә кереште. «Бакиров» крестьян-фермер хуҗалыгында 300дән артык ат асрала. Аларның күбесе татар токымлы атлар . Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Моннан тыш, Фәниснең савым сыерлары, симертүдә үгезләре, берничә дистә сарыклары бар. Фермер Чиябашта арендага алган кырларында үстерелгән күпьеллык үләннән сенаж сала, печән хәзерли. Атлар утарында бер баз сенаж салып куйганнар инде. Хәзер икенче базга ташый башлаганнар. Читать дальше...